Җәмгыять утраулары
Внешний вид
Җәмгыять утраулары фр. Îles de la Société, таит. Tōtaiete mā | |
Акватория | Тын океан |
Утраулар саны | 14 |
Иң эре утрау | Таити |
Гомуми мәйдан | 1593 км² |
Иң биек ноктасы | 2241 м |
Ил | Француз Полинезиясе |
Беренче дәрәҗә АБ | Җилтияр һәм Җилтимәс утраулары |
Халык саны (2007 ел) | 227 807 кеше |
Халык тыгызлыгы | 143,005 кеше/км² |
Җәмгыять утраулары Викиҗыентыкта |
Җәмгыять утраулары (фр. Îles de la Société, таит. Tōtaiete mā) — Тын океанның көньяк өлешендә, Полинезиядә урнашкан утраулар төркеме. Француз Полинезиясе (Франциянең диңгезарты биләмәсе) составына керә.
Җилтияр һәм Җилтимәс утраулар төркмнәреннән гыйбарәт. Мәйдан 1593 км². Административ мәркәз — Папеэте (Таити утравында). Утрауларның күбесе янартау атылуыннан пәйда булганнар, алар мәрҗән рифлары белән уратылган. Биеклек 2241 метргача. Иң зур утрау — Таити.
Тропик диңгез климаты. Уртача температура мартта +26°С, августта +20°С. Еллык явымнар саны — 1500—2500 мм. Һинд чикләвеге пальмасы, сандал, ваниль агачлары, банан, шикәркамыш, пахта, ананас һ.б.н. үстерелә. Балык тотыла, энҗе җыела.