Үрдәк атыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үрдәк атыш latin yazuında])
Үрдәк атыш
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
урам, спорт залы
Физик активлык
уртача

Үрдәк атыш татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар җиргә диаметры 3—4 метр чамасы булган бер түгәрәк сызалар. Ул үрдәкләр йөзә торган күл вазифасын үти. Түгәрәкнең тышында кара-каршы ике аучы баса, калганнары «үрдәк» булып күл эченә керәләр.

Ике аучы бер туп белән чиратлашып икесе ике яктан күлдәге үрдәкләргә туп белән бәрәләр. Туп тигән үрдәк күлдән чыга барып, ахырда түгәрәк эчендә бер генә бала кала. Аучылар бу сыңар үрдәккә чиратлашып 10 мәртәбә аталар. Әгәр тидерә алсалар, аучылар — җиңүче, тидерә алмасалар, ул бала «герой-үрдәк» була һәм «атылган» үрдәкнең барысы яңадан күлгә төшә. Уен шул рәвешчә барлык үрдәкләр атылып беткәнче дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]