Үртәвеч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үртәвеч latin yazuında])

Үртәвеч — берәр кешедән көлүдә, яки шаяруда куллана торган шигъри әсәр. Аларны гадәттә балалар күмәк шөгыль вакытында берәрсе хәрәмләшсә кулланалар. Үртәвечләрдә балалар мохитендәге тискәре күренешләр һәм сыйфатлар да тәнкыйть ителә. Үртәвечләр арасында кешенең физик җитешсезлекләреннән, милләтеннән, шөгыленнән көлү рәвешендәгеләр дә очрый, әмма алар азчылык. Үртәвечләр, гаделсезлек кылганнарга җәза бирү вазифасын үтәүче сатирик әсәрләр буларак та кулланылалар.

Мисал өчен үртәвечләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әби, әби - әбәнәк.
Әби миннән тәбәнәк.
Әбиләргә барып керсәм,
Әби ята тәгәрәп.

Вәли, Вәли - Вәчкә,
Урман тулы чәчкә.
Вәлиләргә барган идем,
Үлә яздым ачка.

Азат, Азат димәгез,
Азатка ипи бирмәгез.
Ашамасын, эчмәсен,
Укуыннан качмасын.

Азат утыра дәрестә,
Үзе ашый кәбестә.
Аягын бәйләгәннәр,
Авызын кләйләгәннәр.

Аяз-паяз, барабан,
Чәчен майлап тараган.
Урамнан кызлар уза дип,
Тәрәзә ачып караган.

Барый-Барый,
Тәрәзәдән карый.
Иптәшләреннән көлгәнгә,
Авызы-борыны каный.

Аксак-туксак,
Барабан корсак.
Эчен ярып карасак,
Бер пот борчак.

Кызлар, кызлар -
Һавадагы йолдызлар.
Малайлар, малайлар -
Чүплектәге калайлар.

Таз, таз, тазинә
Төшкән дуңгыз базына.
Дуңгыз базы бик тирән -
Чыгар микән таз-бирән?

Тәмәкече,
Миннән кече,
Алабута күмәче.

Кызлар, кызлар -
Арандагы дуңгызлар.

Роза, Роза,
Пыр туза,
Мотоциклны уза.

Хәдичә
Бер самавыр чәй эчә.

Мактанчык, мактанчык,
Мактанчыкның арты ачык.

Пацан!
Бер чокырга батсаң,
Биш көн чыгалмый ятсаң!


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]