Үтәли булмаган хиругия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Үтәли булмаган хиругия latin yazuında])

Үтәли булмаган хиругиядә алгы камераны ачмыйлар һәм эчке трабекуляр челтәрне саклыйлар, шуңа күрә операциядән соң гиперфильтрация һәм гипотония белән аларның мөмкин булган нәтиҗәләре куркынычлыгы шактый кими. 2 склераль корама бүлеп алалар һәм трабекула белән десцемет мембранасыннан торган юка элпә калдырып, акның тирән катламын кискәлиләр, аның аша сулы сыекча алгы камерадан субконъюнктиваль аралыкка үтеп керә. Үтәли булмаган хирургияне кара тәнле авыруларга башкару җиңелрәк, чөнки трабекуляр челтәрне көчле пигментациядә күрү җиңелрәк. Хирургия техник яктан җиңел түгел һәм юка алгы трабекуляр челтәрне зарарламаяча тирән склераль кораманы ипләп кискәләп алуны сорый.

Дәлилләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үтәли булмаган операцияләрне үткәрүгә төп дәлил БАПГ санала. Трабекулэктомиягә караганда КЭБ кимү кимрәк дәрәҗәдә була, шуңа урынлы терапия кирәклеге еш барлыкка килә. Түбән максат КЭБ-на ирешү кирәк булганда фильтрация төрендәге традицион операцияләр үткәрәләр.

Техника[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта 2 операция төре бар.

1.    Тирән склерэктомия, бу очракта десцемет мембранасында «тәрәзә» ясыйлар һәм бу сулы сыекчага алгы камерадан чыгарга мөмкинлек бирә (рәс. 13.61). Алга таба ул субконъюнктиваль һәм шулай ук супрахориоидаль аралыкка барып яссы фильтрация мендәрен ясый.  Соңлаган нәтиҗәләрне операция барышында коллагенлы дренаж кулланып яки операциядән соң  Nd:YAG-лазерлы гониопунктура башкарып яхшыртырга була.

2.    Вискоканалостомиягә фильтрация «тәрәзә»сен ясау һәм шлемм каналын югары молекуляр вискоэластик белән киңәйтү керә. Өске склераль корама тыгыз тегелгән, шуңа субконъюнктиваль сыекча агып китүе һәм мендәр ясалу ихтималлыгы түбән. Процедура юкстаканаликуляр тукыма һәм трабекулаларда кайтмас микроскопик ертылуларга китерә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.