Һебрид утраулары
Күренеш
| Һебрид утраулары ингл. Hebrides, гэл. Innse Gall | |
| Акватория | Атлантик океаны |
| Утраулар саны | як. 500 |
| Иң эре утрау | Льюис-энд-Һаррис |
| Гомуми мәйдан | 7200 км² |
| Ил | |
| Беренче дәрәҗә АБ | Шотландия |
| Халык саны (2001 ел) | 44 759 кеше |
| Халык тыгызлыгы | 6,217 кеше/км² |
| | |
Һебрид утраулары (ингл. Hebrides [ˈhɛbrɨˌdiːz], гэл. Innse Gall — «Әҗнәбиләр утраулары») — Атлантик океанындагы архипелаг. Шотландиянең төньяк-көнбатышында. 500 дән артык кече утраудан (Льюис, Скай, Малл һ.б.) гыйбарәт. Бөекбритания составында. Мәйданы 7,5 мең км². Тышкы һәм Эчке Һебридларга бүленә, аларны Норт-Минч, Литл-Минч бугазлары һәм Һебрид борыны аера. Рельефы калкулыклардан һәм тәбәнәк таулардан гыйбарәт (биеклеге 1009 метргача). Шактый өлеше — ташлыклар һәм баткак җирләр.
Климаты уртача диңгез, гыйнварның уртача температурасы 4…6°, июльнеке 12…14°, Еллык явым-төшем микъдары 1000—2000 мм.
Халык күбесенчә балык тоту, терлекчелек белән шөгыльләнә. Постау эшләп чыгарыла. Туризм үсеш алган.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кимсмул кирмәне