Һераклит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һераклит latin yazuında])
Ἡράκλειτος ὁ Ἐφέσιος
Туган телдә исем Һераклит Эфеслы
Туган БЭК 544 (-544)
Эфес
Үлгән БЭК 483 (-483)
Эфес[d], Борынгы Греция
Үлем сәбәбе отёк[d]
Яшәгән урын Эфес[d]
Ватандашлыгы Эфес[d]
Һөнәре фәлсәфәче

 Ἡράκλειτος ὁ Ἐφέσιος Викиҗыентыкта

Һераклит Эфеслы (бор. грек. Ἡράκλειτος ὁ Ἐφέσιος) — борынгы грек фәлсәфәчесе, материалист, Ионий мәктәбенең Милет мәктәбенә кыйбла тоткан тармагы вәкиле. Һераклитның әсәре бүгенге көнгә тулы килеш сакланмаган, бердәнбер билгеле әсәре — «Табигать турында». Мәшһүр «Бар да ага, бар да үзгәрә» (бор. гр. Παντα ρει και ουδεν μενει) гыйбарәсенең авторы.

Чыгышы буенча Һераклит патша нәселеннән, ләкин үзенә тәкъдим ителгән хакимияттән баш тарта, фәнни эшчәнлеккә бирелә.

Аңа кадәр иҗат иткән фәлсәфәчеләр Фалес, Анаксимен һәм Анаксимандрдан аермалы буларак, Һераклит үзенең эзләнүләрен хосусән фәлсәфә фәне юлында алып бара башлый. Шунлыктан аның материалистик тәгълиматы гомумиләштерелгәнрәк характерда барлыкка килә.

Һераклит әүвәл нигез булып материяне саный (борынгы греклар материяне матдә мәгънәсендә аңлый торган булганнар). Шунлыктан материя борынгы грек галиме өчен «иң беренче башланыш» түгел әле, иң беренче итеп Һераклит материянең ут формасын саный. Ут, аның фикеренчә, иң нечкә, иң җиңел һәм иң хәрәкәтчел материя. Ут куеру һәм сыегаю сыйфатларына ия. Шушы процессларда материянең төрле торышлары барлыкка килә. Һераклит фикеренчә, дөнья беркем тарафыннан да тудырылмаган. Ләкин ул Ходайны бөтенләй инкяр итү ягында түгел. Ходай, аның фикеренчә, ут, кайсыдыр ки барлык нәрсәләр өчен башланыш ролен үти. Ул борынгы грек мифологиясен тискәре позициядән чыгып бәяли, хәтта барлык борынгы грек дөньясы өчен олы мәртәбә булган Гомер һәм Гесиодларның иҗатын да тәнкыйтькә тота.

Диалектика, Һераклит фикеренчә, туктаусыз үзгәрешне таный торган караш. Үзгәреш, аныңча, ут, һава, су һәм җирнең өзлексез әйләнеп тору процессының нәтиҗәләре, Һераклит үзгәрешнең шушы сыйфатын үзенең мәшһүр гыйбарәсендә болай дип белдерә: «Бер үк елгага икенче тапкыр кереп булмый» (чөнки аңа икенче тапкыр кергәндә ул инде үзгәргән була). Үзгәреш капма-каршылыкларның берлеге рәвешендә генә бара, ягъни каршылыкларның бер-берсенә әверелүендә чагыла. Мәсәлән, яшәү һәм үлү, көн һәм төн, яхшылык һәм яманлык һ. б. һераклит диалектиканы нисбилек күзлегеннән карап таный. Мәсәлән, ди ул, диңгез суы бер җан ияләре өчен яраклы, икенчеләр өчен, киресенчә, яраксыз. Нисбилек, гомумән, бөтен нәрсәләргә, шул исәптән кешеләрнең барлык эшләренә дә хас. Һераклит үзгәрешне төрле яктан характерлауда чикләнгәнлек тә күрсәтә.

Танып белү теориясендә Һераклит тышкы тоюларның (күрү, ишетү һ. б.) мөһимлеген исбатларга тырышкан. Шул ук вакытта ул фикерләүнең тышкы тоюларга караганда югарырак дәрәҗәдә икәнлеген таный.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]