Һольгер Апфель

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һольгер Апфель latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Һольгер Апфель, 2013 ел

Һольгер Апфель (1970 елның 29 декабрендә Һилдесһаймда туган) — Алмания сәясәтчесе, 2011 елның 13 ноябреннән 2013 елның 19 декабрендәге истифасына кадәр уң экстремистик Алмания милли-демократик фиркасенең (АМДФ, алманча атамасы Nationaldemokratische Partei Deutschlands, аббревиатурасы NPD) федераль рәисе булып торды. Бу фирка Алмания җәмәгатьчелеге тарафыннан һитлерчыл-фашистик Милли-социалистик алман эшчеләр фиркасенең (NSDAP) дәвамчысы буларак кабул ителә.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елда Апфель Һилдесһайм мәктәбен һәм берьюлы нәшрият сәүдәгәрлегенә өйрәнү курсларын да тәмамлады. 1996 елда ул “Алман тавышы” нәшрияты җитәкчесе итеп билгеләнде, ә 2000 елда шул ук исемдәге басманың, АМДФ фиркасе рәсми органының, баш мөхәррире булып китте.

Сәясәтче 2012 елга кадәр Ясмин Апфель белән (кыз фамилиясе Лангер, 1983 елда туган) никахлы гаилә корып торды, аңардан өч баласы бар. Ясмин шулай ук АМДФ әгъзасы һәм әлеге фирканең “Милли хатын-кызлар түгәрәге” (алманчасы Ring Nationaler Frauen) исемле хатын-кызлар оешмасында башкарма директор иде. 2012 елда Ясмин ике оешмадан да чыкты һәм соңрак уң экстремистик сәяси хәрәкәтләрдән бөтенләйгә читләшүен игълан итте.

АМДФ фиркасеннән чыккач, Һольгер Апфель 2014 елның маеннан бирле Испаниянең Мальорка утравында ресторан тота.

Сәяси карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Студент вакытта ук, Апфель 1988 елдан бирле АМДФның “Яшь милли-демократлар” (алманчасы Junge Nationaldemokraten) исемле оешмасының Силезиядәге бүлекчәсе белән хезмәттәшлектә торды. 1992-1994 елларда оешманың федераль рәисе урынбасары булды, соңрак, 1999 елга кадәр, бу оешманы җитәкләде.

2000-2009 елларда ул АМДФның федераль рәисе урынбасары иде, 2004-2013 елларда бу фирканең Саксония ландтагындагы фракциясен җитәкләде. Моннан тыш, Апфель Дрезден Милли Берлеге рәисе дә булды.

2013 елның декабрендә сәясәтче АМДФтан чыкты.

Бундестагка сайланырга тырышуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һольгер Апфель 2005 елдагы федераль сайлауларда АМДФтан бундестаг депутатлыгына кандидат буларак теркәлгән иде. Ләкин ул Каменц – Һойерсверда – Гроссерһайн сайлау округында нибары 6,7% тавыш җыйды һәм федераль парламентка үтмәде.

Сәясәттән читләшү сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елда Һольгер Апфель АМДФта кискен тәнкыйть утына эләкте. Аның бераз тотлыгыбрак сөйләшүенә ишарә ясадылар. Хәтта аның үз урынбасары Карл Рихтер да: “Фирка лидерының тел кимчелекләре — үзе бер абсурд”, — дип белдерде. Фиркадәшләре аны Аурупа парламентына сайлауларда кандидат буларак катнаштырырга теләмәделәр. Өстәвенә аның фиркадәше Юрген Гансель, лидерыбыз Бёрноут синдромы дигән чирдән интегә, дигән хәбәр таратты. Шул тәнкыйтьнең нәтиҗәсе буларак, ул АМДФтагы бөтен урыннарыннан, “сәламәтлеге какшау сәбәпле”, китәргә мәҗбүр булды. 

АМДФ рәислегеннән киткәч биргән аңлатмасында Һольгер Апфель бу эзәрлекләү кампаниясенең ничек тәмамлануын белдерде. Аның сүзләре буенча, фиркадәшләре аңа алтатар пулясы җибәргәннәр һәм үзен-үзе атып үтерергә тәкъдим ясаганнар. Элегрәк аны эчкечелектә һәм күтләклектә дә гаепләгәннәр икән. Бу хәлләрнең чынбарлыкка туры килүе-килмәве әлегә билгесез булып кала.

Һольгер Апфель әйтүенчә, ул үзе рәис булып торганда АМДФны, экстремизм юлыннан тайпылдырып, “заманча һәм гражданлык фиркасе итеп үзгәртеп корырга” тырышкан. Ләкин, аның фикеренчә, бу фирка хәзер инде “нинди дә булса реформаларга бирешә торганнардан түгел”. Бу вазгыятьне ул үз отставкасының төп сәбәбе итеп күрсәтә.

Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта АМДФ Русиянең бүгенге җитәкчелеген халыкара сәясәттә үзенең төп стратегик партнёры дип саный. Аурупа парламентында бер депутаты булган фирка, Аурупа Берлеген таркатып, яңадан “милли дәүләтләр” төзүне кирәк дип таба. АМДФ РФнең Донбасс хәлләренә хәрби тыкшынуын яклый һәм Украинаны Аурупа Берлегенә кабул итүгә каршы. Шул ук вакытта АМДФ Украинаның уң тараф милләтчеләре белән дә аралашып тора.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]