Һуш китү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һуш китү latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Һуш китү
Сурәт
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/fainting[1]
ICPC 2 идентификаторы A06
NCI Thesaurus идентификаторы C35053
Commons-logo.svg Һуш китү Викиҗыентыкта

һуш китү (обморок) — кискен рәвештә була торган кыска вакытлы аң югалту. Аның нигезендә баш миенең кыска вакыт эчендә кан белән тәэмин ителеше азаю яки туктау тора. Сәбәпләрен һәм клиник картинасын түбәндәге мәкаләдә аңлатып үтәрбез.

Кан тамырларының киңәюе нәтиҗәсендә барлыкка килгән өянәк—синокаротид яки гади һуш китү дип йөртелә. Бу төр өянәк гәүдә вертикаль торышка кискенрәк күчкәндә, курыкканда, көчле авырту булганда һәм башка төр күңелгә ятышсыз эмоцияләр вакытында кан күргәндә күңел болганганда һәм косканда ирексез сию вакытында; йөткергәндә күзәтелә. Беренче ярдәм: һушын югалткан кешегә горизонталь торыш биргәннән соң, аякларын башына караганда югарырак күтәреп, сулышын һәм пульсын контрольдә тоту зарур.

Гизүче нерв ярсуы аркасында һуш киткәндә, пульс бик акрын һәм көчсез була, шуңа күрә мондый өянәкне бик еш асистолия (йөрәк яки аның аерым өлешләре эшчәнлеге тулысынча тукталу) белән бутыйлар. Бу өянәк вакытында авыруның тәне агарып китә, дымлана. Бу халәтне кичергәннән соң, авыру куркып яки каушап калган кешене хәтерләтә һәм ул озакламый тулысынча аңына килә.

Кардиоген һуш китү. Бу очракта өянәк барлыкка килү сәбәбен ачыклау бик мөһим, чөнки авыруның дәвамы начар булырга мөмкин. Физик йөкләнешләр вакытында барлыкка килгән өянәк, йөрәк патологиясенә бәйле дигән фикер бар, чөнки күп вакытта аорта тамагы стенозы һәм гипертрофик обструкцияле кардиомиопатия (сәбәпләре ачык булмаган яисә бәхәсле булган миокардның зарарлануына бәйле авыруларның гомуми атамасы) моңа сәбәп булып тора. Бу төр өянәк барлыкка килүнең сәбәбе булып аритмияләр дә: карынчык тахикардиясе, АВ-блокада, Воль-Паркинсон-Уайт синдромы, карынчык өсте пароксизмаль тахикардиясе санала. Йөрәгалды фибриляциясе (йөрәкнең ритмы бозылуы) олы яшьтәге кешеләрдә һуш югалтуга китерергә момкин. Миокард инфаркты кичергән кешеләрдә бради яки тахиаритмия тайпылышлары өянәк сәбәбе булып торган очраклар бар.

Әгәр аорталь стенозы булган кешедә һуш китү өянәге күзәтелсә, аңа кичекмәстән операция кирәк түгелме икәнен ачыклау таләп ителә. Шулай ук һуш китүгә кан йөреше тайпылышлары, йөрәк миксомасы (төп матдәсе мукоидтан торган зарарсыз шеш), тампонада (йөрәк пәрдәсенә җыелган экссудатның йөрәкне кысуы) да китерә.

Неврологик сәбәпләр. Бу халәткә эпилепсия өянәкләре һәм өянәктән соң аң югалып тору, баш миенең вертебробазилляр бассейны ишемиясе (артериаль кан агымы акрынаю яисә аның туктавы нәтиҗәсендә тәннең бер өлешендә яисә тукымада кан белән тәэмин ителеш кимү), автоном невропатия (төрле сәбәпләр аркасында периферик нервларның дистрофик зарарлануы) китерә. Дарулар кабул иткәндә барлыкка килгән һуш китү өянәге. Бу халәткә еш кына нитроглицерин даруы китерә, чөнки аны күп очракта кирәгеннән артык кулланалар. Бәвел кудыручы, кан басымын төшерә торган препаратлар кулланганда, инъекция ясаганда, артериаль кан басымы кискен рәвештә төшү кайчак шундый күңелсезлеккә китерә.

Олигемия — канның гомуми микъдары кимү. Бик көчле тирләү, косу, эч китү, ашказаныннан кискен рәвештә кан китү дә кан басымы түбәнәюгә һәм аң югалтуга китерергә мөмкин.

Матдәләр алмашы тайпылышы — гипогликемия дә (канда глюкоза микъдары нормадан түбән булу) һуш китүнең бик еш күзәтелә торган сәбәбе. Бу очракта һуш китү беренче вакытларда беленми, ул тора-бара барлыкка килә. Сепсис авыруы да еш кына кан басымы төшү һәм һуш югалту белән характерлана.

Күкрәк куышлыгында көчле авырту барлыкка килү, тын бетү, парок­ сизмаль тахикардия (пульс бер минутка 160 тан артып китә), брадикардия (пульс 40 тан түбәнрәк төшә), артериаль гипотензия, горизонталь рәвештә дә баш авырту һәм башка күренешләр һуш китүнең куркыныч билгеләре булып тора.

Яшь кешеләрдә һуш китү очрагы, гадәттә, яхшы сыйфатлы (ягъни әллә ни куркыныч түгел) була. Алар күп вакытта күңелсез шартлар, эмоцияләрдән соң барлыкка килеп, беренче ярдәм күрсәткәннән соң узып китә. Физик йөкләнештән барлыкка килгән һуш китү яшьләр өчен дә бик куркыныч. Ул : аларда аорта тамагы стенозы, карынчык тахикардиясе, ишемия авырулары булганда күзәтелә. Ә менә 55 яшьтән олырак кешеләр өчен һуш китү өянәге кайвакыт соңгы сулыш мизгелләре булырга мөмкин.

Өянәк кабатланса, тирәнтен тикшерү узарга кирәк. Бу — пациентларга ЭКГ ясау, кан гемоглобинын, кардиомонитор ярдәмендә тәүлек буе йөрәк эшчәнлеген һәм кан басымын тикшерүдән гыйбарәт. Физик йөкләнеш вакытында өянәк булуы күзәтелсә, киеренкелек фонында пробалар ясала.

Йөрәк клапаннары стенозына шик булганда ЭхоКГ уздырыла, һуш китү . өянәгенең сәбәбе билгеле булмаганда, ортостатик сынау уздыру—гәүдәне 3 горизонталь хәлдән вертикаль торышка күчерү ачыкларга ярдәм итә. һуш югалту кабатланмасын өчен, олы яшьтәге кешеләрнең өянәккә китерә торган факторларын бетерергә кирәк.

Хәтерегездә тотыгыз: дәвалауда уңышка ирешү өчен, беренче чиратта диагнозны ачыклау һәм өянәккә китерүче сәбәпне дәвалап бетерү зарур.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]