Әйдә, танышабыз (уен)
Внешний вид
Әйдә, танышабыз | |
| |
Таралышы |
татар халкы арасында |
---|---|
Килеп чыгышы |
халык |
Уенга кирәк-ярак |
кирәкми |
Уенчылар саны |
чикләнмәгән |
Уйнаучылар яше |
чикләнмәгән |
Уйнау озынлыгы |
чикләнмәгән |
Активлык |
уртача |
Әйдә, танышабыз — татар халык уены, балаларның спорт тәҗрибәсен һәм физик үсешен тәэмин итә торган уен.
Уйнау тәртибе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
- Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
- Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.