Әйт, күгәрчен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әйт, күгәрчен latin yazuında])
Әйт, күгәрчен
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Әйт, күгәрчен — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Салмак көйгә балалар түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар.

Җырлары:

Әйт, күгәрчен, син генә,
Киленнәр ничек йөри?
Ул шулай да, ул болай,
Киленнәр йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр.)

Әйт, күгәрчен, син генә,
Куяннар ничек йөри?
Ул болай да, ул шулай,
Куяннар шулай йөри.

(Куян кебек сикереп йөриләр.)

Әйт, күгәрчен, син генә,
Үрдәкләр ничек йөри?
Ул болай да, ул шулай,
Үрдәкләр шулай йөри.

(Чүгәләп йөриләр.)

Әйт, күгәрчен, син генә,
Мылтык ничек аталар?
Ул шулай да, ул болай,
Мылтык аталар шулай.

(Мылтык аткан кебек итәләр.)

Уен шул рәвешчә дәвам итә. Балалар бүреләр, әбиләр, бабайлар һ. б. булып та йөриләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]