Әл-Мүтәкәббир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-Мүтәкәббир latin yazuında])

Әл-Мүтәкәббир (гарәп. الْمُتَكَبِّرُ‎) – Аллаһның 99 исеменең берсе. Аллаһ олылык, бөеклек һәм югары-лык иясе. Бу исем Аңа гына хас. Ягъни Аллаһыдан башка беркемгә дә мөтәкәб-бир диелмәс. Чөнки адәм баласының горурланырлык, тәкәббер булырлык бер нәрсәсе дә юк. Малына-мөлкәтенә ышанса, бер көн алар да кулын¬нан китәр. Дәрәҗәле урынына, көченә, туганнары һәм тарафдарларына ышанса, таянса — бер көн алар да аны калдырырлар. Гыйлеменә таянып тәкәбберләнсә, бу гыйлемне беркем дә аннан ала алмас, әмма гыйлем белән тәкәбберләнү була алмый торган нәрсәләрдер. Белемнең дә кулдан китүе мөмкин. Авырып китеп, бөтен гыйлемең онытылырга мөмкин. Димәк, кешенең тәкәбберләнергә һич хакы юк. Бу исем чынында бер Аллаһыга гына бирелергә мөмкин.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.