Әл-Халикъ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-Халикъ latin yazuında])

Әл-Хааликъ (гарәп. الْخَالِقُ‎) – Аллаһның 99 исеменең берсе. Галәмдәге бөтен нәрсәне юктан бар иткән димәктер. Бүген инде фәнни яктан да Галәмнең соң яратылуы расланды. Галәмнең яратылуында мәхлүкатның бер дә катнашы юк. Аны бары тик Аллаһы Тәгалә бер Үзе генә яраткан. Аллаһының галәмне ничә көндә яратуы турында Коръәндә кайбер мәгълүматлар китерелсә дә, кешенең бүгенгә кадәр ирешкән белем дәрәҗәсе моны аңлый алырлык түгел әле. Аллаһы Тәгалә бу сыйфатын кешеләргә бик аз бүләк иткән. Гыйлем кешеләре, шуннан файдаланып, кайбер фәнни ачышлар, иҗади уңышлар ясыйлар.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.