Әл-Хафид

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-Хафид latin yazuında])

Әл-Хаафидъ (гарәп. الْخَافِضُ ‎) – Аллаһның 99 исеменең берсе. Бөек Аллаһының бер-берсенә капма-каршы мәгънәдә булган ике исеме бар. Әл-Хаафидъ югарыдан аска төшергән, түбәнәйткән димәктер. Бөек Аллаһ кайбер колларын үзләренең югары урын һәм дәрәҗәләреннән төшерер. Дан һәм шәрәф, ихтирам иясен оят һәм рисвай итә алыр. Адәм баласына шундый бер бәла килер ки, аның иң кыска вакыт эчендә урынын ташлап качудан башка чарасы калмас. Бу халәт Аллаһыны танымаган тәкәббер һәм мактанчыкларга хас булыр.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баулы мөхтәсибәте. 2017 елның 9 сентябрь көнендә архивланган.