Әл-Җәзари

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әл-Җәзари latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әл-Җәзари
Al-Djazari automate verseur de vin.jpg
Туган телдә исем Әбу Әл-Гыйз ибн Исмәгыйль Әл-Җәзари
Туган 1136(1136)
Җизрә, Месопотамия
Үлгән 1206(1206)
Диярбәкер, Месопотамия
Милләт көрд[1]
Ватандашлыгы Бөек Сәлҗүк Дәүләте
Һөнәре мөһәндис, уйлап табучы-механик

Commons-logo.svg Әл-Җәзари Викиҗыентыкта

Әл-Җәзари, Әбу Әл-Гыйз ибн Исмәгыйль Әл-Җәзари (гарәп. أَبُو اَلْعِزِ بْنُ إسْماعِيلِ بْنُ الرِّزاز الجزري‎, 1136 ел, Бөек Сәлҗүк Дәүләте, Месопотамия, Җизрә — 1206 ел, шунда ук) — Исламның алтын гасырында иҗат иткән күренекле уйлап табучы-механик, математик, астроном. «Китаб фи мәгърифәи әл-хыял әл-һәндәсия» («Тапкыр механика корылмалары турында белемнәр китабы») исемле трактат язып, анда 50гә якын механизмның корылышын тасвирлый һәм аларны төзү буенча киңәшләрен язып калдыра. Әл-Җәзарины «Ислам дөньясының да Винчие» дип атаганнар.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүматларны үзе язган әлеге трактатта теркәп калдырган. Әл-Җәзариның исеме Месопотамиядәге җирлек исеменнән алынган. Төркия Көрдстаны үзәге Диярбәкердә Артык бәй варислары сараенда (tr) баш мөһәндис булып хемәт итә.

Әл-Җәзари беренче иң зур астрономик кирмән сәгатен уйлап табучы буларак билгеле. Хәзерге заман галимнәре күзаллавынча, аның ул сәгате беренче «программалаштырылган компьютер» буларак бәяләнә. Дональд Раутлеҗ Һилл сүзләре буенча, «Әл-Җәзари иң катлаулы сәгатьне тасвирлаган». Әл-Җәзари терсәкле вал (ru) уйлап табучы да. Аның терсәкле валы беренче мәртәбә әйләнү хәрәкәтен алга җибәрү хәрәкәтенә үзгәртә алган. Әл-Җәзари фонтан, клапанлы насос (ru), су күтәрүче (чыгаручы) машина һәм су сәгате (ru) дә уйлап тапкан.

Рәсемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әл-Җәзари китабына төсле рәсемнәрне үзе ясаган. Рәсемнәрендә уйлап тапкан әсбапларының тышкы кыяфәтен сурәтләгән яки аларның эшләү нигезләмәсен язып калдырган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хусам Диб. Путеводитель по Исламу. Презентация книги «Путеводитель по Исламу» (ингл. Muhammad Pocket Guide). М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Милләте гарәп, төрек яки фарсы булган дигән версия дә бар.