Әнис Галимҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнис Галимҗанов latin yazuında])
Әнис Галимҗанов
Туган телдә исем Әнис Фоат улы Галимҗанов
Туган 17 октябрь 1959(1959-10-17) (64 яшь)
Чутай авылы
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре кандидаты[d]

Әнис Фоат улы Галимҗановтатар галиме, физика-математика фәннәре кандидаты.

Галим 1959 елның 17 октябрендә Чутай авылында туган. Мәктәптә укыган елларында ук үтә сәләтле, кызыксынучан, эзләнүчән бала булып таныла. 1976 елда ике сыйныф экзаменнарын берьюлы биреп, вакытыннан алда алтын медаль белән Чепья урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында республика олимпиадаларында катнашып, физика һәм математика фәннәре буенча җиңүче, призер була. Казан һәм Мәскәү дәүләт университетлары каршындагы физик-математик юнәлештәге мәктәпләрдә читтән торып укый.

1976-1981 елларда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетында укый. Университетны тәмамлагач, берара инженер булып эшли. Соңрак – механика-математика факультеты ассистенты, аспиранты. Шушында диссертация яклап физика- математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала.

Казан университетының исәпләү математикасы һәм кибернетика кафедрасы доценты. Фәнни эшчәнлеген дәвам итә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]