Әсир алыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әсир алыш latin yazuında])
Әсир алыш
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Әсир алыштатар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар, кулга-кул тотынышып, кара-каршы ике саф булып тезеләләр. Бер яктан сафлары белән җырлап киләләр дә, каршы сафтагы берәүне «плен» алып, үз сафларына кушып, артка, элекке урыннарына китәләр. Каршы саф шунда ук җавап җыры уйлап табып, шул җырны җырлап, тегеләр каршына килеп, «плен»ны үзенә кайтарып алырга тырыша. Әгәр моны булдыра алмый торсалар, каршыдан тагын җырлап килеп җитәләр дә икенче «плен»ны алып китәләр. Шулай кайсы як җырга оста булса, шул як каршы сафны «плен» алып бетерә һәм җиңүче булып санала.

Биек тауга менгән чакта
Юлга таяк ташладым;
Гаеп итмәгез, иптәшләр,
Плен ала башладым.

Челтәрле күпер астында
Ак чиләгем күмелде;
Әйдә, дустым, безнең якка,
Безнең якта күңелле.

Әйдә, дустым, безнең якка,
Безнең якта бәке бар;
Әйдә, дустым, безнең якка,
Утырырга сәке бар...

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]