Әтәч сазы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әтәч сазы latin yazuında])

Әтә́ч Сазы́ - Көнбатыш Кама алдындагы күл. Нөксә белән Мишә елгалары арасында, Питрәч районының Көек авылыннан 0,8 км көньяктарак урнашкан.

Су өслеге мәйданы 2,4 га, шуның 0,68 гектарын йөзмә утрау алып тора. Күләме 40 мең м³ чамасы. Озынлыгы 250 м, иң киң җире 140 м, уртача тирәнлеге 1,4м, иң тирән урыны 2,5 м. Ясалуы - карстлы-суффозион. Формасы озынча түгәрәккә якын. Көнбатыш яры биегрәк. Тирә-яны урыны-урыны белән сазланган. Атмосфера явым-төшемнәре һәм грунт сулары исәбенә туена. Суы гидрокарбонат-хлорид-натрийлы, бик йомшак, аз минеральләшкән.

Хуҗалык-көнкүреш һәм ял итү максатларында файдаланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]