Әүдеки чиркәве (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әүдеки чиркәве (Казан) latin yazuında])
чиркәү
Әүдеки чиркәве
рус. Евдокиинская церковь
Ил Русия
шәһәр Казан, Федосеев урамы, 46
Дин праваслау дине
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре чиркәү
Нигезләнгән 1734
Төп даталар:
1932 (ябылу), 1998 (ачылу)
Халәте гамәлдә

Әүдеки чиркәве (рус. Евдокиинская церковь), изге Гайсәгә охшашлы бөек газаплар чигүче Әүдеки чиркәве (рус. Церковь святой преподобной великомученицы Евдокии) — Казанның Вахит районында, Федосеев урамында урнашкан праваслау гыйбадәтханәсе. Рус праваслау чиркәвенең Татарстан митрополиясе Казан епархиясенә карый. Чиркәү 1734 елда төзелә; 1932 елның 31 мартында ТатҮБК карары белән ябыла, бинасы Дәүләт сәяси идарәсе (ГПУ) карамагына күчерелә, ГПУ-дан соң төрле хуҗалык максатлрында кулланыла (электрик ярымстансасы, агач эшкәртү цехы); 1998 елда кире Рус праваслау чиркәвенә кайтарыла.