Өч Бөек рухани чиркәве (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Өч Бөек рухани чиркәве (Казан) latin yazuında])
Өч Бөек рухани чиркәве

Өч Бөек рухани чиркәве, Казан бөек руханилары (Гурий, Варсонофий, Герман) һәм патриарх Гермоген чиркәве (рус. Трехсвятительская церковь, церковь Гурия, Варсонофия, Германа, Казанских святителей, и патриарха Гермогена) — Казан шәһәренең Качалов һәм Шаләпин урамнары киселешендә урнашкан булган праваслау чиркәве. 1909 һәм 1912 еллар арасында төзелеп, 1933 елда шартлатылган. 1960-еллар азагында чиркәү торган җирдә биш катлы хрущев йорты төзелгән.