𐰇 (Борынгы төрки руна)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/𐰇 (Борынгы төрки руна) latin yazuında])
(𐰇 битеннән юнәлтелде)

𐰇 - борынгы төрки әдәби әлифбаның рунасы, ул Орхон төрки язу һәйкәлләрендә очрый, заманча төрки телләрдә ө, ү һәм в (w) хәрефләренә (ХФӘда y, ø, w авазларына) туры килә. Гадәттә бүгенге төрки руник язуларда нәкъ бу руна, ә аның Енисей аналогы 𐰈 тарихи текстлар өчен кулланыла.

Талас елгасы янында табылган төрки руннар белән таш.

Беренче (тамыр) иҗектә 𐰇 рунасы языла, ләкин киләсе иҗекләрдә язылмый, тик соңгы ачык иҗектә языла.

𐰇 - рунасы нечкә төрки сүзләрдә кулланыла (алгы рәт сузыкларына карый).

2009 елдан Юникод 5.2 юрамасына кертелгән, Юникодта 𐰇 рунасы U+10C07 дип билгеләнгән:

Юникод  	U+10C07
HTML-код  & #68615;
CSS-код    \10C07

Мисаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы төрки язмаларда аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.

𐰇𐰤 - өн, 𐰇 - рунасы беренче иҗектә языла.

𐰇𐰾𐱅𐰼𐰇 - үстерү, 𐰇 - рунасы беренче һәм соңгы иҗектә языла

𐰀𐰇𐰠𐰀𐰇 - әвәләү, 𐰇 - рунасы нечкә сүздә ү, ө һәм в хәрефләренә туры килә

𐰚𐰃𐰠𐰢𐰀𐰇 - килмәү

𐰾𐰇𐰘𐰇 - сөю

Борынгы төрки әлифбада күп сүзләр татарча да казакъча бертигез языла, бу үзлеге кирил һәм латин әлифбалары алдыннан өстенлек була.

Язу һәйкәлләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

𐰇 рунасы бөтен борынгы төрки язу һәйкәлләрендә очрый:

  • Талас елгасы буенда табылган (Кыргызстан, аргу кабиләсе)
  • Енисей елгасы буенда табылган (Көньяк Себер, Кыргыз каһанлыгы)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Көнчыгыш Төрки Каһанлык, Монголия)
  • Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия)
  • Орхон елгасы буенда табылган (Уйгыр каһанлыгы, Монголия)
  • Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан)
  • Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе).

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4.
  • Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36.
  • Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с.
  • https://unicode-table.com/ru/10C07/