Авыр атлетика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Авыр атлетика latin yazuında])
(Awır atletika битеннән юнәлтелде)

Авыр атлетика — физик көч куллануга нигезләнгән спорт төре. Ул төрле авырлыктагы штанганы күтәрүдән гыйбарәт. Авыр атлетика буенча ярышлар ике күнегү буенча үткәрелә: ыргылып күтәрү һәм этеп күтәрү.

Олимпия уеннары программасына авыр атлетика буенча ярышлар 1896 елда кертелә, әмма 1900, 1908, 1912 елгы Олимпиадаларда авыр атлетлар катнашмый. Ярышлар программасы һәм авырлык категорияләре һәрдаим үзгәртелеп тора. Халыкара авыр атлетика федерациясе төзелгәнчегә кадәр спортчылар штанганы ике кул белән күтәрү һәм этеп күтәрү буенча көч сынаша. Кайвакыт ярышлар штанганы ике кул белән тотып ыргылып күтәрү һәм бер кул белән этеп күтәрү дисциплиналарында да уза.

Авыр атлетика белән шөгыльләнгән татарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И. Зыятдинов
  • Ш.Х. Галиев
  • Р.А. Хәйруллин
  • М.Исмәгыйлев
  • Ф.Зинәтуллин
  • М.Сәхәбетдинов
  • И.Шәйхетдинов
  • Г.Миңнәхмәтов
  • Р.Фәхретдинов
  • В.Алиев
  • Наил Гыйззәтуллин
  • Наил Мөхәммәдьяров

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]