Акчарлаклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акчарлаклар latin yazuında])
(Laridae битеннән юнәлтелде)
Акчарлаклар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Laridae Николас Эйлуорд Вигорс, 1825[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[4][2][5][…]
Югарырак таксон Lari[d]
Таксонның халык атамасы måkefamilien һәм galebi
Ареал таксона Бразилия
 Акчарлаклар Викиҗыентыкта

Акчарлакла́р (Laridae) - шөлдисыманнар тәртибеннән кошлар гаиләлеге. 88 төре билгеле. ТРда 17 төре: күл акчарлагы (Larus ridibundus), көмеш акчарлак (Larus fuscus), кара крачка (Chidonias niger), кече крачка (Sterna albifrons) һ.б.

Сулыкларда (сусаклагыч, елга, күл, буаларда) яшиләр. 9 төре күченү вакытында гына күренә, 8 төре оя кора. Тыгыз тәнле, йомыркасыман, озынлыгы 17 дән алып 55 см га, авырлыгы 55 г нан 800 г га кадәр. Зур кошлар арасында ак, соры, кара төстәгеләре күпчелекне тәшкил итә. Томшыгы туры, яннан нык кысылган һәм очы ыргактай кәкре. Озаклап очу өчен җайлашкан озын канатлы. Койрыгы киң, кыска. Яхшы йөзә. Каурыйлары тыгыз, суга чыланмый.

Утрауларда оя коралар. Ояларын кипкән куралар арасында яки түмгәкләрдә ясыйлар. Ояда 2-3 саргылт-яшел яки кызгылт-көрән йомырка була. Ата һәм ана акчарлак кошлар алар өстендә утырып бәбкә чыгара. Күбесенчә балык, шулай ук бөҗәк, бака, моллюсклар белән тукланалар. 5 төре: карабашлы шаркылдавык акчарлак (Larus ichthyetus), кечкенә акчарлак (Larus minutus), шаркылдык акчарлак (Larus cachinnans), ак яңаклы крачка (Chlidonias hybrida), кече крачка ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Integrated Taxonomic Information System — 2011.
  2. 2,0 2,1 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. Мадрид — 2015.
  5. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2