SCImago Institutions Rankings

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/SCImago Institutions Rankings latin yazuında])

SCImago Institutions Rankings (SIR[1]) ― 2009 елдан бирле[2] SCImago төркеме[3] тарафыннан бастырыла торган фәнни учреждениеләр глобаль рейтингы. SCImago ― Испаниядә урнашкан фәнни-тикшеренү оешмасы, аңа Гранада университетының Фәнни тикшеренүләр буенча югары совет (CSIC) әгъзалары, Карл III исемендәге Мадрид университеты, Алькала Университеты, Эстремадур Университеты һәм Испаниянең башка югары белем бирү оешмалары керә[4].

Рейтинг биш бүлеккә бүленгән: хөкүмәт, сәламәтлек саклау, югары белем, шәхси һәм башкалар. Аларның һәркайсы өчен тикшеренүләр нәтиҗәләре, халыкара хезмәттәшлек үсеше дәрәҗәсе, нормальләштерелгән импакт һәм публикацияләр саны кебек өлкәләргә бәя бирелә.

2020 ел мәгълүматлары буенча, Россия мәгариф һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре арасында рейтингта иң югары урынны М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты алып тора (584 урын)[5].

Күрсәткечләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Индикаторлар институтларның фәнни, икътисадый һәм социаль характеристикаларын билгеләү өчен өч төркемгә бүленгән. SIR үз эченә институтлар күләменә бәйле күрсәткеләрне ала, шулай ук анардан бәйсез күрсәткечләрне дә ала. Шул рәвешле, SIR учреждениеләрнең фәнни публикацияләр һәм башка фәнни продукция гомуми статистикасын бирә, бу төрле күләмдәге учреждениеләр арасында чагыштыру үткәрергә мөмкинлек бирә. Шуны истә тотарга кирәк, соңгы күрсәткеч төрле күрсәткечләр комбинациясеннән чыгып исәпләнә (аларга башка авырлык бирелгән була), алынган мәгълүматлар 0дән 100гә кадәр шкала буенча нормалаша[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. SCImago Institutions Rankings. Scimagoir.com.
  2. SIR World Report 2010. әлеге чыганактан 2010-06-05 архивланды. 2020-12-16 тикшерелгән.
  3. SCImago Research Group.SIR World Report 2010. Research Institution Ranking (Press). әлеге чыганактан 2010-06-05 архивланды. 2020-12-16 тикшерелгән.
  4. Members. SCImago Research Group. Scimago.es. әлеге чыганактан 2012-06-20 архивланды. 2020-12-16 тикшерелгән.
  5. Research and Innovation Rankings 2020. www.scimagoir.com.
  6. Methodology. www.scimagoir.com.