SQL

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/SQL latin yazuında])

SQL (ˈɛsˈkjuˈɛl; ингл. Structured Query Language — «структурлашкан сораулар теле») — реляцион мәгълүматлар базасында (МБ) мәгълүмат белән эш итәр өчен кулланыла торган универсаль компьютер теле. SQL реляцион алгебрага нигезләнә.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

SQL теле

  • операторлар,
  • инструкцияләр,
  • хисапланучы функцияләр

җыелмасыннан гыйбарәт.

Операторлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомум кабул ителгән программалау стиле буенча операторлар баш хәрефләрдән язылырга тиешләр.

SQL операторлары берничә төркемгә бүленәләр:

  • мәгълүмат билгеләү опретаторлары (ing. Data Definition Language, DDL)
    • CREATE МБсын барлыкка китерә (базаның үзен, таблицаны, күзаллауны, куллаунучыны һ.б.).
    • ALTER объектны үзгәртә.
    • DROP объектны бетерә.
  • мәгълүмат белән эш итү операторлары (ing. Data Manipulation Language, DML)
    • SELECT билгеләнгән шартларны үтәүче мәгълүматны чыгара.
    • INSERT яңа мәгълүмат өсти.
    • UPDATE бар булган мәгълүматны үзгәртә.
    • DELETE мәгълүматны бетерә.
  • Мәгълүматка рөхсәтне тикшерүче операторлар (ing. Data Control Language, DCL)
    • GRANT кулланучыга (төркемгә) объект белән билгеле гамәлләр үтәргә рөхсәт бирә.
    • REVOKE элегрәк бирелгән рөхсәтләрне кире ала.
    • DENY рөхсәткә караганда өстенлеге булган тыюны билгеле.
  • транзакцияләр белән идарә итү операторлар (ing. Transaction Control Language, TCL)
    • COMMIT транзакцияне чынлыкка ашыра.
    • ROLLBACK агымдагы транзакциядә эшләнгән барлык үзгәрешләрне кире кайтара.
    • SAVEPOINT транзакцияне ваграк өлешләргә бүлә.