Сноуборд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сноуборд latin yazuında])
(Snowbord битеннән юнәлтелде)
Сноуборд(инг)

Халыкара федерация ISF
Беренче тапкыр искә алына 1960-еллар
Сыйфатламасы
Төрләр каты сноуборд; спорт-сноуборд; фрирайд; фристайл
Категория кышкы спорт
кирәк-ярак сноуборд (сыңар чаңгы)
Олимпия уеннарында 1998

Сноуборд яки сноубординг (ингл. snowboarding) – кышкы спорт төре, тау чаңгысы кебек биек-текә тау битләүләреннән шуып төшүдән гыйбарәт. Аны яратучылар җәй көннәрендә югалып калмый: охшаш спорт төрләре белән, мәсәлән, чүл барханнарыннан шуып төшү (сэндбординг), диңгез дулкыннарында шуу (серфинг) белән мавыга.

Сноубординг төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Каты сноубординг – махсус кораллар кулланып, югары тизлектә алдан әзер булган трассалардан шуу (рэйсинг, карвинг һ.б).
  • Спорт–сноубординг – таудан шуып төшү кагыйдәләре катгый үтәлгән төрләр, мәсәлән: бордеркросс, слалом, параллель слалом, гигант-слалом, параллель слалом-гигант, супергигант.
  • Фрирайд (ингл. Freeride) – махсус хәзерләнмәгән тау битләүләреннән үзаллы шуып төшү.
  • Фристайл (ингл. Freestyle) – акробатик трюктар эшлә өчен махсус әзерләнгән юлдан шуып төшү. Мәсәлән, хаф-пайп ингл. half-pipe, биг-эйр (ингл. big-air), слоуп-стайл (ингл. slope-style) һ.б.

Сноуборд тарихыннан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сноубордка охшаган беренче корамалды – снёрфер (ингл. snurfer, snow («кар») һәм surf – «сёрф»), АКШның Мускегон каласында 1965 елда Шерман Поппен кызына эшләп биргән. Ул ике чаңгыны бергә ябештереп, яңа снаряд уйлап тапкан.

1979 елда АКШның Мичиган штатындагы Гранд-Рапидс шәһәре янында снёрфинг буенча беренче Дөнья чемпионаты уздырыла. 1984 елда Халыкара сноуборд ассоциациясе ачыла (ISA).

Сноуборд шул кадәр популяр булып киткәч, алга таба аерым спорт төре итеп таныла һәм 1985 елда Австрия тау чаңгысы курорты Цюрста беренче Дөнья кубогы уйнатыла. Бу чит ил чаңгысы ССРБга 1988 елда килеп керә, аны билгеле футбол комментаторы Владимир Маслаченко алып кайта.

Сноуборд сөючеләр саны 2004 елда дөньяда 6,6 миллион тирәсе булган. Ә 2008 елга бу сан 5,1 миллионга кадәр кими, ә хатын-кызлар гомум саннарның 25 процентын тәшкил итә. Бу спорт төрен сөючеләрнең уртача яше – 14 яшьтән 24 яшькә кадәр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Аманат» журналы № 02 (795), Февраль, 2010(үле сылтама)

чтТЕ