Хәдичә Сөнгатьзадә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәдичә Сөнгатьзадә latin yazuında])
(Xädiçä Sönğätzadä битеннән юнәлтелде)
Хәдичә Сөнгатьзадә
Туган телдә исем Хәдичә Сәйфетдинова-Шаммасова
Туган 1875(1875)
Самара губернасы, Ставрополь өязе (хәзер Сембер өлкәсе, Чардаклы районы) Татар Колмаеры авылы
Үлгән 9 май 1949(1949-05-09)
Татар Колмаеры авылы
Милләт татар
Һөнәре укытучы, шагыйрә
Җефет Шаммасов Гариф Нәсретдин улы (1869-1837)
Ата-ана
  • Сөнгатулла Сәйфетдинов, Колмаер авылында имам (әти)

Хәдичә Сөнгатьзадә — шагыйрә һәм мөгаллимә (чын фамилиясе Сәйфетдинова-Шаммасова).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Х.Сөнгатьзадә 1875 елда Самара губернасының Ставрополь өязендәге (хәзер Сембер өлкәсенең Чардаклы районы) Татар Колмаеры (шагыйрәнең китапларында: Олугь Колмаер, Зур Колмаер) авылындагы мулла гаиләсендә туа.

Башлангыч белемне әнисеннән ала. Соңыннан үзлегеннән укып, 15 яшеннән 50 яшенә кадәр туган авылының икенче мәхәлләсендә мөгаллимә булып эшли, зур хөрмәт казана. Ул күп гәҗит һәм журналлар яздырып ала, бай китапханәгә ия була. Х.Сөнгатьзадәнең әдәби иҗат эше белән кайчан шөгыльләнә башлавы мәгълүм түгел. XX гасыр башы көндәлек татар матбугатында да бу имза белән басылган шигырьләр күренми. Аны шагыйрә итеп таныткан илледән артык шигыре «Кызлар бакчасы, яки Һәмширәләремә тәзкирәм» (1913) һәм «Таң җиле» (1914 [1]) исемле китапларында басылып чыккан.


Х.Сөнгатьзадә әсәрләре борчулы кичерешләр белән сугарылган. Ул тирә-яктагы тормыш күренешләренә ризасызлык белдерә. Татар милләтенең шул чордагы язмышы мәсьәләсенә бигрәк тә еш мөрәҗәгать итеп, шагыйрә көнчелек, наданлык, гаугачыллык кебек күренешләргә каршы чыга, милләтнең абруен күтәрү, якты киләчәккә бару юлында гыйлемнең, яхшы әхлакның әһәмиятен әйтә.

Шагыйрә иҗатында татар хатын-кызларының ирләр белән тигез хокуклы булуга омтылышы да шактый киң чагылыш таба. Ул хатын-кызларны уянырга, намуслы, гыйлемле, тырыш булырга чакыра, кешеләр арасында матур әхлакка корылган мөнәсәбәтләрне яклап яза, саф, романтик мәхәббәтне олылый.

Тукайны кошка тиңләгән Х.Сөнгатьзадә, халык шагыйренең вакытсыз үлемен тирәнтен кичереп, «Наме үлмәс (исеме үлмәс)» дигән шигырь яза.

Шагыйрә вакытлы матбугат битләрендә хатын-кыз азатлыгы мәсьәләләрен яктырткан публицистик мәкаләләре белән дә чыгыш ясаган. Ире Шаммасов Гариф Нәсретдин улы (1869-1837) - мулла, репрессия корбаны, 1937 елда НКВД карары белән атып үтерелә. Х.Сөнгатьзадә 1949 елның 9 маенда вафат булган.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кызлар бакчасы, яки Һәмширәләренә тәзкирәм / Олугъ Колмаерда 2 нче мәхәлләдә мөгаллимә Сөнгатьзадә Хәдичә ханым тарафыннан иншад ителде .- Казан, 1913.-40 6.
  • Таң җиле / Мөәллифәсе: Зур Колмаерда мөгаллимә Сөнгатьзадә Хәдичә.-Казан: Кәримовлар, 1914.-32 6.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX йөз башы) . Библиографик сүзлек. Казан, 2005 — китабыннан.

Аның турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Заһидә Бурнашева. Татар хатын-кызлары хәрәкәте тарихыннан.-Казан: Таткит-нәшр., 1971.-Б. 81-82.
  • Гатауллин М. Хәдичә Шаммасова // Азат хатын.-1984.-№ 5.-Б. 9.
  • Татар шигърияте: XXгасыр башы / Төзүче З.Рәмиев.-Казан: Мәгариф, 2004.-Б. 85.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]