Александр Гуляев (1920)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Гуляев (1920) latin yazuında])
Александр Гуляев
Туган 13 октябрь 1920(1920-10-13)
Аксубай, Татарстан АССР, РСФСР[d]
Үлгән 16 август 1992(1992-08-16) (71 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Маяковски урамы, 3[d][1]

Гуляев Александр Александр улы (13.10.1920-16.08.1992)- ТАССР урман хуҗалыгының беренче министры,Бөек Ватан сугышы ветераны,күренекле шәхес,Аксубайда туып үскән.

Кереш:

Татарстанның урман хуҗалыгы тарихы;Аксубай районы шәхесләре тарихы;Урманчылар династиясе;Бөек Ватан сугышы ветераны; Татарстан урман хуҗалыгы беренче министры; Гуляев А.А. –(30.10.1920.-16.08.1992) Тәрҗемәи хәле: Александр Гуляев ТАССРның Аксубай районында 1920нче елның 30нчы октябрендә туа.1937нче елда Аксубай урта мәктәбен тәмамлап,Казан педагогия институтына укырга керә.1939нчы елда комсомол чакыруы буенча, Хәрби Диңгез флоты сафына баса, Ленинград шәһәренең югары хәрби диңгез училищесында белем ала. Бөек Ватан сугышы башлангач , Кара Диңгез флоты,Дунай флотилиясе составында,Кырымны Кавказны азат итүдә катнаша. 1946нчы елда туган ягы- Аксубайга әйләнеп кайта,Аксубай урман хуҗалыгына урман саклау инспекторы булып эшкә урнаша.Берүк вакытта Ленинград урман-техник академиясенең читтән торып уку бүлегендә укый. Аннан Аксубай урман хуҗалыгында өлкән урманчы,директор вазифаларын башкара.Холкы белән игелекле,ярдәмчел Александр үзен тырыш,перспективалы җитәкче итеп таныта.1959нчы елда Александр Гуляевны Казанга күчерәләр,башта баш урманчы,аннан Татарстанның урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп куялар.1979нчы -1984нче елларда Татарстанның урман хуҗалыгы министры.Гомуми эш стажы 38ел,башлык һәм министр вазифасында 25ел. 1992нче елның 16нчы август көнне -вафат .

Гуляевлар династиясе:

Александр  - урманчы Гуляевлар  династиясенең  лаеклы дәвамчысы.

Гуляевлар гаиләсенең Пенза өлкәсеннән Казан губернасына килеп урнашуларына 1 Бөтендөнья сугышы сәбәпче була.Урманчылар династиясенең башында Александрның бабасы Иван күп еллар урман хуҗалыгында урманчы булып эшли. Гуляев Иванның өч улы:1.Владимир. 2.Александр.3.Дмитрий язмышларын урман хуҗалыгы белән бәйлиләр. 1.Олы улы Владимир Гуляев (1884 )урманчы һөнәрен үзләштереп ,урман хуҗалыгында бик аз эшли,Казанга күченеп китә,"Кызыл Шәрык"заводына эшкә урнаша. 1.1.Бердәнбер уллары Владимир әтисенең һөнәрен дәвам иттерүче- 1929-1932нче елларда Казанның урман-техник институтында белем ала.1934-1956нчы елларда ВНИАЛМИ урман тәҗрибә станциясендә , башта өлкән хезмәткәр,аннан гомеренең соңгы елларына кадәр урман фитолабораториесе мөдире булып эшли.Агач токымнарының авыруларын өйрәнеп,32 гыйльми хезмәт яза,Казан Дәүләт университетында,Казан Авыл Хуҗалыгы институтында укыта. 3.1.Кече улы Дмитрий(1888) Казан институтының урман хуҗалыгы институтын тәмамлап урманчы булып 38яшенә кадәр урманчылыкта эшли.1927нче елда үлә. 3.1.1.Дмитрий улы Дмитрий Бөек Ватан сугышында һәлак була. 2.1.Уртанчысы:Александр Иван улы 1886нче елда туа.Казан институның урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаганнан соң(1918),урманчы итеп Чистай өязенә эшкә җибәрелә.Ул вакытта Аксубай районы Чистай өязенә керә.1925нче елга кадәр Гуляевлар гаиләсе урман кордонында (Аксубай районы Чебоксар урман хуҗалыгының хәзерге 22нче кварталында ) яши.2.1.Александр Иван улы гаиләсендә өч бала : 2.1.1.Александр (Татарстанның булачак урман хуҗалыгы министры).2.1.2.Константин 2.1.3 Нина туа .1922нче елда кызлары Нина туу шатлыгыннан әтиләре,үзләре яшәгән Аксубай урман хуҗалыгыны караган Чебоксар урман кардонында ( хәзерге 22нче квартал) яшь нарат үсентеләреннән урман мәйданчыгы утырта.Бүгенгесе көндә бу мәйданчык бер гасырлык нарат урманы булып үсеп җитә.1925нче елда Александр Иван улы яшәү урынын Ибрай авылы урман хуҗалыгының хәзерге 63нче кварталына урнашкан кардонында яшәп дәвам итә.1930нчы елда Аксубай урман хуҗалыгына өлкән урманчы булып эшкә урнаша,Аксубайда яши башлыйлар.1953нче елга кадәр эшли. 78яшендә үлә.

Эш нәтиҗәләре,бүләкләр:

 “Хезмәттәге һәм сугышчан казанышлары өчен” 5 орден 14 медаль белән бүләкләнә.  “ТАССРның атказаган урман хуҗалыгы хезмәткәре”исеменә лаек була.  21нче март 2013нче елда урман хуҗалыгы министрлыгының фойе залында урман хуҗалыгының беренче министры А.А.Гуляев истәлегенә бюст куела.  Алтынчы июль 2019 нчы елда Аксубай эшчеләр бистәсендә Татарстанның беренче министры истәлегенә бюст ачыла.

Искәрмә:

Чыганаклар:Материаллар -Александр Гуляевның Аксубайда яшәүче кыз туганы Гуляева-Телешева Нина Александр кызының гаилә архивыннан алынды; //Казанские ведомости.Общество.-10.07.2019.-вып.94 от 10.07.2019.

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.