Богар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Богар latin yazuında])

போகர் яки Богар яки Бһогар яки Боганатһар яки Бойанг Тамил сиддһары булган, ул якынча безнең эрага кадәр 550 һәм 300 ел арасында яшәгән. Берничә традицияләрдә һәм текстларда тасвирланып, ул үзенең килеп чыгышын "Богар 7000" китабында тасвирлый. Богар Тамилнадтан Кытайга барган һәм яктыртылу турында өйрәткән, бу шулай ук аның Богар 7000 китабында искә алынган. Богар Палани Муруган калкулык гыйбадәтханәсенең sanctum sanctorum-ы астында "Нирвикальпа Самадһи"да дип әйтелә. Үзенең Көньяк Һиндстаннан Кытайга Шри Ланка аша (борынгы Тампарани) сәфәрләрендә Тамрапарниян диңгез юлы кабул ителгән булган. Агастья тәгълиматы өйрәнчеге Богар үзе Катарагама гыйбадәтханәсендә медитация, алхимия, янтра дизайнын һәм Крийя Йоганы өйрәткән һәм металлик табакка янтрик геометрик дизайнны уеп ясап Катарагама комплексының  sanctum sanctorum-ына урнаштырган.[1][2] Богар Шри Ланканың Муруган узган иң иртә пилигримнарның берсе. Риваятьләр һәм Палани гыйбадәтханәсенең язмалары буенча Богар Паланида калкулык гыйбадәтханәдә уникаль процедураны кулланып тугыз агулы үләнне кушып Муруган потын ясаган. Ул шулай ук Һиндстанда, Тамилнадта, Кодайканал, Пумбарайда Кужантай Велаппар гыйбадәтханәсен нигезләгән. Навапашанамда сакланып калган Ходай Муруган поты бар. Бу потка агызылган сөт шундагы кайбер үләннәр белән кушылып шул вакытта авырулар өчен эффектив дару була дип әйтелә.[3] Палани Муруган гыйбадәтханәсенең каһиннәре уналтынчы гасырга кадәр Богарның бер өйрәнчекләренең берсе Пулипаниның токымы булган дип әйтелә.[4][5] Сиддһа медицина документлары буенча, Богар үлемсезлек эликсиры ачкан булган. Аның трактатларының иң мәшһүре Фармакогносия. Аның башка эшләре Йога һәм җәядән ук ату буенча һәм медицина буенча сүзлек.[6] Ул Паланига Кумари кандамда Меру калкулыкларында медитацияне бетергәннән соң килгән. Ул Югадан артык вакыт яшәгән.

Билгеләмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Kriya Babaji and Kataragama. Kataragama.org. 16 June 2019 тикшерелгән.
  2. White, David Gordon (2012) (in en). The Alchemical Body: Siddha Traditions in Medieval India. University of Chicago Press. p. 61. ISBN 9780226149349. https://books.google.ie/books?id=pQuqAAAAQBAJ&pg=PA61&dq=bogar+sri+lanka+china&hl=en&sa=X&ved=0ahUKEwiq-MuuyO3iAhXSRhUIHeN1AuoQ6AEIKDAA#v=onepage&q=bogar%20sri%20lanka%20china&f=false. Retrieved 16 June 2019. 
  3. White, David Gordon (2012). The Alchemical Body: Siddha Traditions in Medieval India. University of Chicago Press. pp. 376. ISBN 9780226149349. 
  4. Palani temple | Official Link |url=http://palani.org/bhogar-life.htm?
  5. Clothey, Fred W.; A.K. Ramanujan (1978). The many faces of Murugan̲: the history and meaning of a South Indian god. Walter de Gruyter. pp. 228–229. ISBN 978-90-279-7632-1. https://books.google.com/books?id=0AevljBmCRQC&pg=PA229&dq=Bhogar&hl=en&ei=reOZTOWXA-GV4gawlNGLAQ&sa=X&oi=book_result&ct=result&resnum=6&ved=0CDsQ6AEwBQ#v=onepage&q=Bhogar&f=false. Retrieved 22 September 2010. 
  6. Indian Psychiatric Society (2002). Indian Journal of Psychiatry, Volume 44. Indian Psychiatric Society. pp. 167.