Илаһи Тормыш Җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илаһи Тормыш Җәмгыяте latin yazuında])
Ришикешта Шивананда Ашрамы.

Илаһи тормыш җәмгыяте (ингл. The Divine Life Society, DLS) — Һиндстанда Ришикешта 1936 елда Свами Шивананда тарафыннан нигезләнгән дини оешма һәм ашрам. Оешманың дөньяның күп илләрендә филиаллары бар. Свами Шивананда өйрәнчекләре шулай ук АКШ-та, Канадада, Австралиядә, Көньяк Африка Җөмһүриятендә, Малайзиядә һәм берничә Латин Америка илендә бәйсез «Халыкара Шивананда йога һәм веданта үзәкләре»н нигезләгәннәр.[1][2][3] Илаһи тормыш Җәмгыятенең төп максатлары булып Йога темасына китаплар, мәкаләләр һәм журналлар нәшер итү аша рухи белемне пропагандалау, рухи семинарлар һәм конференцияләр оештыру, Йога практикасы өчен үзәкләр ачу, Йога һәм фәлсәфәгә систематик өйрәтү аша рухи тормышларын үстерергә теләүчеләргә мөмкинчелек бирү, иганә оешмалар нигезләү тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Divine Life Society Britannica.com
  2. Divine Life Society Divine enterprise: Gurus and the Hindu Nationalist Movement, by Lise McKean. University of Chicago Press, 1996. ISBN 0226560090. Page 164=165.
  3. Swami Shivananda Religion and anthropology: a critical introduction, by Brian Morris. Cambridge University Press, 2006. ISBN 0521852412. Page 144.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]