Июль кризисы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Июль кризисы latin yazuında])
Нева проспектында бәрелешләр, 4 июль 1917, Петроград

Июль кризисы яки июль көннәре, июль баш күтәрүе - 1917 елның 3-5 (16-18) июлендә Петроград шәһәрендә узган хакимияткә каршы ризасызлык, баш күтәрүнең төп сәбәбе - Беренче бөтендөнья сугышының һөҗүмендә җиңелү һәм хөкүмәт кризисы (кадетлар хөкүмәттән китүе).

Июль ризасызлыгы, Петроград, 1917

Июль вакыйгалары Вакытлы хөкүмәт һәм Петросовет арасындагы ("ике хакимиятлек") тынычлыкны боза.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баш күтәрү, Нева проспекты

Ризасызлык 1-нче Уксибәр полкы, Петроград заводларының эшчеләре, Кронштадт матрослары тарафыннан "Вакытлы хөкүмәтне китү һәм хакимиятне Советларга тапшыру таләпләре" шигарьләре астында башлана. Баш күтәрүне анархистлар башлый, соңрак аларга кайбер большевиклар кушыла. Ләкин Ленин һәм аның тарафдарлары ул вакытта хакимиятне алырга әзер булмый, шулай ук эсер фиркасе шул ниятләрдән баш тарта.

Нәтиҗәдә вакыйгалар 3-4 июльдә кан кою белән тәмамлана, уң көчләр, юнкерлар баш күтәрүне бастыра.

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вакытлы хөкүмәт фетнәдә большевикларны гаепли һәм аларны эзәрлекли башлый, шулай ук Алмания хакына шпионажга Ленинны гаепли һәм шул версияне тарата. Ләкин Вакытлы хөкүмәт Ленинның шпионлык эшчәнлегенең ышандыра торган дәлилләрен китерә алмый.

Ленин, Зиновьев Петроградтан эзәрлекләүдән качарга мәҗбүр була һәм яшерен торышка китә.

Июль вакыйгалары кыска вакытта "ике хакимиятлек" тәртибен туктата, Совет кысрыклап чыгарыла.

Кенәз Георгий Львов хөкүмәт рәисе вазифасыннан китә, аның урынына хәрби министр Керенский килә, аның йогынтысы бик арта. Иҗтимагый фикер бик кискенләшә, уң көчләр тәэсире арта.

Большевиклар яшерен эшчәнлеген дәвам иттерә, Вакытлы хөкүмәтнең киләчәк уңышсызлыклары Ленинның популярлыгын арттыра, уң-консерватив көчләр үз чыгышын әзерли башлый (Корнилов фетнәсе).

Сәяси үзгәрешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лев Троцкий һәм 800 большевик кулга алына. 21 июльдә Керенский Вакытлы хөкүмәтнең яңа рәисе итеп билгеләнә һәм Таврия сараеннан патшалар Кышкы сараена күчә, большевиклар Ксешинская утарыннан куып чыгарыла, алар Смольный институтына качып китә, соңрак нәкъ Смольный институты (элекке Затлы нәселдән булган кызлар институты) - Октябрь инкыйлабының штабы була.

Корнилов фетнәсен бастыру вакытында большевиклар Корниловка каршы булганга күрә, сентябрьдә кулга алынган большевиклар, 7 сентябрьдә Лев Троцкий азат ителә, киресенчә Корнилов тарафдарлары, генералитет, уң көчләр кайбер вәкилләре кулга алына.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]