Каттис Альстрём
швед. Kattis Ahlstrom | |
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Швеция |
Туу датасы | 9 июнь 1966[1] (58 яшь) |
Туу урыны | Annedal[d], Гөтеборг[d], Гётеборг-Бохус[d], Швеция |
Кардәш | Gabriella Ahlström[d] |
Һөнәр төре | телеалыпбаручы, журналист, пианист, эскрипкәче, музыка белгече |
Музыкаль инструмент | скрипка |
Бүләкләр | |
Каттис Альстрём Викиҗыентыкта |
Каттис Альстрём (швед. Katarina Sofie «Kattis» Ahlström, 9 июнь 1966 ел) — швед журналисты, телевидение алып баручысы, балалар хокукын яклаучы BRIS оешмасының элеккеге генераль секретаре.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Катарина Софие «Каттис» Альстрём 1966 елның 9 июнендә Швециянең Гётеборг шәһәрендә туган, Люндта табиб Ханс Альстрём (1939-2005) һәм Анн-Кристин Альстрём Экберг (1939-2005) гаиләсендә үсә. Аның олы апасы — Габриэлла Альстрём һәм энесе — Фредрик Альстрём бар[2].
Бала чактан классик музыкант булу турында хыяллана; Каттис виолончелдә һәм фортепианода уйный, шулай ук университетта музыка өйрәнә, әммә кулының җәрәхәтләнүе аркасында икенче юнәлешне алырга мәҗбүр була[3].
Үз карьерасын Клаэс Окесон (Claes Åkeson) белән бергә швед телевидениесында «7-нән 9 га кадәр» күңел ачу программасы алып баручысы булып башлый.
2000 елдан алып Андерс Лундин (Anders Lundin) белән бергә Глобен Стокгольм аренасында Евровидение тапшыруын алып бара[4].
2003-2005 елларда ул «TV-huset» (ТВ-йорт) программасын алып бара, 2005 елда шушы программа өчен ул Kristallen «Иң яхшы хатын-кыз-телевидение алып баручысы» премиясенә лаек була. Melodifestivalenда һәм телевидениеда хәйрия гала-концертларда конферансье буларак эшли.
2009 елда ул телевидениега TV4 Плюс каналындагы «Kattis & Company» программасына кайта, шулай ук 2009-2011 елларда «Kattis & Company» гәҗитенең баш мөхәррире булып эшли. 2006-2010 елларда популяр «Icakuriren» көндәлек журналының баш мөхәррире була[5].
2012-2015 елларда балалар хокукын яклаучы BRIS оешмасының генераль секретаре вазифасын башкаручы (швед. Samhället Barnens rätt i)[6], шулай ук Lilla barnets fond (Кечкенә балалар фонды)[7], Rädda Barnen (Балаларны коткарыгыз) фондларында[8] һәм ООНның ЮНФПА халыклар яшәү өлкәсе фондында катнаша[9].
2015 елның көзендә Нобель лауреатларына багышланган Nobelstudion программасының дүрт чыгарылышын үткәрү өчен Каллис SVT каналына кайта[10][11].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Internet Movie Database — 1990.
- ↑ Hans Ahlström har avlidit (sv-SE), HD. 8 март 2018 тикшерелде.
- ↑ Kattis Ahlström - mitt i musiken (sv-SE), Sydsvenskan. 8 март 2018 тикшерелде.
- ↑ Bakker, Sietse (21 December 2009). The end of a decade: Stockholm 2000. European Broadcasting Union. 27 January 2010 тикшерелгән.
- ↑ "Jag måste smälta det här". 2018-03-08 тикшерелгән.
- ↑ Barnens Rätt i Samhället. 2018-03-08 тикшерелгән.
- ↑ Kattis Ahlström. әлеге чыганактан 2017-06-26 архивланды. 2018-03-08 тикшерелгән.
- ↑ Wayback Machine. әлеге чыганактан 2010-12-22 архивланды. 2018-03-08 тикшерелгән.
- ↑ UNFPA Europe - Four Nordic Goodwill Ambassadors to Visit Mozambique, archive.is. 8 март 2018 тикшерелде.
- ↑ Kattis Ahlström gör comeback i SVT (швед.), Expressen. 8 март 2018 тикшерелде.
- ↑ TT Spektra (19 september 2015). ”Kattis Ahlström tillbaka i SVT”. Folkbladet. Läst 10 december 2015.. әлеге чыганактан 2018-03-09 архивланды. 2021-04-25 тикшерелгән.