Ольстер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ольстер latin yazuında])
Ольстерның тарихи байрагы
Ольстерның Төньяк Ирландиягә (алсу төстә) һәм Ирландия Җөмһүриятенә (яшел төстә) керә торган өлешләре
Ирландиянең дүрт тарихи провинциясе (1822 елда эшләнгән харита)

Ольстер (инг.Ulster, ирл. Cúige Uladh [ˈkuːgʲ ˈʊɫə] яки Ulaidh [ˈʊɫə]) − Коннахт (Connacht), Ленстер (Leinster) һәм Манстер (Munster) белән бергә, Ирландиянең тарихи провинцияләреннән берсе. Ирландия Берләшкән Патшалык (Бөекбритания) составында булганда тугыз тарихи графлыкка (инг. counties) бүленгән булган.

Өч графлык − Ирландиянең төньяк-көнбатышындагы Донегал (ирл. Dún na nGall) һәм эчке өлешендәге Каван (ирл. An Cabhán) һәм Монаган (ирл. Muineachán) – Ирландия Җөмһүриятенә 1926 елда, ил Бөекбританиядән бәйсезлек алгач, кергән.

Алты графлык – Антрим (ирл. Aontroim), Арма (ирл. Ard Mhacha), Дерри (ирл. Doire), Даун (ирл. An Dún), Фермана (ирл. Fear Manach) һәм Тайрон (ирл. Tír Eoghain) – бүген дә Төньяк Ирландия һәм, димәк, Берләшкән Патшалык составында. Әмма 1972 елдан башлап Төньяк Ирландия тарихи графлыкларга түгел, районнарга бүлеп идарә ителә. 2015 елга кадәр 26 район бар иде, хәзер аларны "эреләндерделәр" – 11 район ясадылар.[1] Ирландия Җөмһүриятендә төбәкләргә тарихи бүленеш сакланып калды.[2] Тарихның хәтерен җуярга тырышу – файдасыз гамәл.

Ольстерның гомуми мәйданы – 21882 км² (Төньяк Ирландия — 13 795 км², Ирландия Җөмһүрияте — 8087 км²). 2011 ел мәгълүматлары буенча, Ольстерда 2 млн. 100 меңнән артык кеше яши (Төньяк Ирландиядә — 1 млн. 800 меңнән күбрәк, Ирландия Җөмһүриятендә — 300 меңгә якын. Иң зур шәһәре — Белфаст (500 меңнән артык кеше).

Тормышта һәм идарәдә инглиз теле өстенлек итә, ирланд теле дә рәсми рәвештә танылган. Ирландия Җөмһүриятендә ирланд теле мәктәпләрдә өйрәнелә. Төньяк Ирландиядә халыкның уннан бер өлеше генә ирланд телен азмы-күпме белә, дип санала. Моңардан тыш, тарихи төбәкнең кайбер урыннарында инглиз теленең "ольстер-шотланд теле" (инг. Ulster Scots яки Ulstèr-Scotch) дип аталган диалекты та сакланып калган.[3]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://ru.wikipedia.org/w/index.php?title=%D0%A0%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B_%D0%A1%D0%B5%D0%B2%D0%B5%D1%80%D0%BD%D0%BE%D0%B9_%D0%98%D1%80%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D0%B8%D0%B8&stable=0#.D0.A0.D0.B0.D0.B9.D0.BE.D0.BD.D1.8B_.D0.B4.D0.BE_2015_.D0.B3.D0.BE.D0.B4.D0.B0%7C Районы Северной Ирландии
  2. https://de.wikipedia.org/wiki/Verwaltungsgliederung_Irlands
  3. https://en.wikipedia.org/wiki/Ulster_Scots_dialects