Сыркыды

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сыркыды latin yazuında])
Сыркыды, Соркыды
Карта
Ил Россия
Республика Мордовия
Район Тәрби районы
Координатлар 54°2'42"тн, 43°5'59"кнч
Халык саны 341 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 83456
Почта индексы 431042
Русча топонимы Сургодь

Сыркыды, Соркыды (рус. Сургодь) — Мордовиянең Тәрби районына керүче татар авылы.

Авылда 1866 елга 180 йорт булган. 1920 елда авылда 3478 кеше яшәгән булса, 2000 елда барлыгы 430 кеше генә гомер сөргән. Кайчандыр Такташ исемен йөрткән колхоз да юк.[1]

2005 елда күренекле авылдашларына — шагыйрь Һади Такташка багышлап музей ачылган. Музей алдында шагыйрьгә бюст куелган, музейга терәтеп мәчет тә салынган. Бу эшләрнең матди ягын ул вакыттагы Татарстан сә­ламәтлек саклау министры булып эшләгән Камил Зыятдинов белән Мордо­виянең сәламәтлек саклау министры Рафаил Аширов күтәргәннәр.[2]

Авыл атамасы мордваларның иске исемнәреннән (Суродейдан) килә.

Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/sykrap-kayttym-syrkydydan
  2. Тулырак: https://matbugat.ru/enc/zyyatdinov-azat-1507/