Трахея

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Трахея latin yazuında])
Трахея
Сурәт
Анатомически ветвится на Главные бронхи[d] һәм һаватамыр
Анатомик урнашуы күкрәк куышлыгы[d][1]
Артериаль чыганак түбән калкансыман артериянең трахеаль тармаклары[d]
Веноз дренаж брахиоцефалик вена[d]
Анатомик структурасының үсеше развитие трахеи[d]
Нәрсәгә тоташа гортань[d]
Ссылка на полнокруговую панораму zygotebody.com/#nav=-4.63,141.06,69.67,0,0,0,0&sel=p:;h:;s:1179;c:-0.6;o:-0.75&layers=0,1,8509
NCI Thesaurus идентификаторы C12428
 Трахея Викиҗыентыкта
Трахея
Өлеш сулыш системасы һәм түбән сулыш юллары[d]
Урынлашу күкрәк куышлыгы[d][1]
Кан килү түбән калкансыман артериянең трахеаль тармаклары[d]
Кан китү брахиоцефалик вена[d]
Идентификаторлар
TA A06.3.01.001
FMA 7394

Трахея (trachea) бугаз белән төп бронхларны тоташтыручы куыш цилиндрсыман көпшә, (рәс. 2.1) озынлыгы 9-13 см һәм диаметры 15-30 мм.

Топография

·      Трахея йөзексыман кимерчәк астыннан башлана, VI-VII нче муен умырткасы биеклегендә.

·      IV-V нче күкрәк умырткасы биеклегендә трахея ике төп бронхка бүленеп, трахея бифуркациясен (bifurcatio tracheae) ясый. Алгы күкрәк читлегенә бифуркация урыны күкрәк сөягенә II-III нче кабырга тоташкан биеклегенә туры килә, ягъни angulus sterni биеклегендә. 

·      Арттан һәм трахеядан бераз сулдарак аның буенда үңәч уза.

·      Трахеяның күкрәк өлешенең алдында, бифуркациясе өстендә трахеяны сулдан урап узучы аорта дугасы ята.

·      Күкрәк куышлыгында трахея арткы күкрәк уртасында урнашкан.

·      Топография буенча трахеяны муен өлешенә  (pars cervicalis) һәм күкрәк өлешенә (pars thoracica) бүләләр.

Трахея тышчасы

·      Лайлалы катлау трахеяны эчтән җәеп чыга, анда җыерчыклар юк һәм ул күпрәтле җемелдәүле (керфекчел) эпителий белән капланган. Анда трахея бизләре (glandulae tracheales) бар.

·      Лайла асты нигезендә шулай ук бизләр бар, алар канташ сыеча эшләп чыгара.

·      Трахея кимерчәкләре (cartilagines tracheales) трахея нигезе булып тора һәм алар гиалинлы ярымбоҗрадан тора. Аларның һәрберсе дугасыман, трахея әйләнмәсенең өчтән ике өлешен алып тора (трахеяның арткы тышчасында кимерчәк юк). Ярымбоҗра саны даими түгел (15-20), алар бер-берсе астында төгәл урнашкан. Боҗра биеклеге – 3-4 мм (беренче кимерчәк кенә башкалардан биегрәк – 13 мм кадәр). Трахея боҗралары бер-берсе белән боҗралы бәйләвечләр (ligamenta annularia) белән тоташкан.

·      Артка боҗралы бәйләвечләр трахеяның арткы ярылы тышчага (paries membranaceus) күчә, аның оешуында шулай ук трахея мускулы (m. trachealis) катнаша.

·      Адвентиция.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.