Кешенең туры эчәге: юрамалар арасында аерма
Яңа бит: «Туры эчәк ('''rectum''') һәм арткы юл каналы ('''canalis analis''') · Туры эчәк – юан эчәкнең соңгы бүлеге…» |
Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 32: | Юл номеры - 32: | ||
· Мускуллы катлау ике катламнан тора: эчке әйләнмәле һәм тышкы буй. Эчке катлам арткы юл каналында юаная һәм '''арткы юлның эчке сфинктерын''' ('''m. sphincter ani internus''') ясый. Аннан тышка таба, тире астында әйләнмәле аркылы-буйлы (ирекле) мускул урнашкан - '''арткы юлның тышкы сфинктеры''' ('''sphincter ani externus'''). Ул мускул бот арасы (оча диафрагманың) мускулы. |
· Мускуллы катлау ике катламнан тора: эчке әйләнмәле һәм тышкы буй. Эчке катлам арткы юл каналында юаная һәм '''арткы юлның эчке сфинктерын''' ('''m. sphincter ani internus''') ясый. Аннан тышка таба, тире астында әйләнмәле аркылы-буйлы (ирекле) мускул урнашкан - '''арткы юлның тышкы сфинктеры''' ('''sphincter ani externus'''). Ул мускул бот арасы (оча диафрагманың) мускулы. |
||
== Чыганаклар == |
|||
# Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит. |
|||
[[Төркем:Ашкайнату системасы]] |
|||
[[Төркем:Кеше анатомиясе]] |
18 июн 2017, 06:34 юрамасы
Туры эчәк (rectum) һәм арткы юл каналы (canalis analis)
· Туры эчәк – юан эчәкнең соңгы бүлеге.
· Ул эшкәртелмәгән матдәләрне туплау һәм аларны чыгару өчен хезмәт итә. Туры эчәкнең тышчасы тартылу дефекация теләгенә китерә.
· Юан эчәкнең өч билгесе (гаустралар, тасмалар, майлы үсентеләр) туры эчәктә юк.
· Туры эчәк сигмасыман эчәк һәм арткы юл каналы арасында урнашкан.
· Туры эчәк әвернә борыны биеклегеннән башлана һәм кечкенә очага әвернә сөяге алдында төшеп, ике бөгелеш ясый:
o Өске әвернә бөгелеше (flexura sacralis) артка таба бөгелгән һәм әвернә сөяге батынкылыгын кабатлый; туры эчәкнең бу өлеше киң һәм туры эчәкнең ампуласы (ampulla recti) дип атала.
o Аскы бот арасы бөгелеше (flexura perinealis) койрык сөяге тирәсендә алга таба кабарынкы. Туры эчәкнең ахыргы өлеше арткы юл каналы (canalis analis) дип атала. Канал ачыклык белән тәмамлана – арткы юл (anus).
· Корсак ярысына карата туры эчәкне өч өлешкә бүләләр. Өске өлеше корсак ярысы белән тулысынча капланган, урта мезоперитонеаль урнашкан, ә аскы - экстраперитонеаль.
Топография
· Алдан туры эчәккә яндаш булып ирләрдә – орлык куыгы, орлык чыгаручы юл, сидек куыгы, сидек юлы, простата һәм җенси әгъзаның төпсәсе; хатын-кызларда – аналык һәм аналык җиңсәсе.
· Арттан – әвернә һәм койрык сөяге.
Туры эчәк тышчасы лайладан, лайла асты һәм мускуллы тышчадан тора, тыштан корсак ярысы яки адвентиция белән капланган (биеклегенә бәйле, өстәрәк кара).
· Туры эчәкнең аркылы җыерчыклары (plicae transversae recti) өске өлешендә урнашкан, алар юан эчәкнең ярым ай җыерчыкларын хәтерләтә.
· Лайла аскы өлештә шулай ук 8-10 буй җыерчык ясый, алар арткы юл баганалары (columnae anales) дип атала. Баганалар арасындагы батынкылык арткы юл синуслары (sinus anales) дип атала. Арткы юл капкачлары (valvulae anales) – арткы юл баганаларның аскы очлары арасындагы лайлалы тышчаның калкулыклары (җыерчыклары).
· Арткы юл-тире сызыгы (linea anocutanea) лайланың тирегә күчү урынында арткы юл эчке сфинктерының аскы кырые биеклегендә урнашкан.
· Мускуллы катлау ике катламнан тора: эчке әйләнмәле һәм тышкы буй. Эчке катлам арткы юл каналында юаная һәм арткы юлның эчке сфинктерын (m. sphincter ani internus) ясый. Аннан тышка таба, тире астында әйләнмәле аркылы-буйлы (ирекле) мускул урнашкан - арткы юлның тышкы сфинктеры (sphincter ani externus). Ул мускул бот арасы (оча диафрагманың) мускулы.
Чыганаклар
- Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.