Кешенең туры эчәге: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кешенең туры эчәге latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 5: Юл номеры - 5:
·      Ул эшкәртелмәгән матдәләрне туплау һәм аларны чыгару өчен хезмәт итә. Туры эчәкнең тышчасы тартылу дефекация  теләгенә китерә.
·      Ул эшкәртелмәгән матдәләрне туплау һәм аларны чыгару өчен хезмәт итә. Туры эчәкнең тышчасы тартылу дефекация  теләгенә китерә.

·      Юан эчәкнең өч билгесе (гаустралар, тасмалар, майлы үсентеләр) туры эчәктә юк.
·      Юан эчәкнең өч билгесе (гаустралар, тасмалар, майлы үсентеләр) туры эчәктә юк.

·      Туры эчәк сигмасыман эчәк һәм арткы юл каналы арасында урнашкан.
·      Туры эчәк сигмасыман эчәк һәм арткы юл каналы арасында урнашкан.
Юл номеры - 27: Юл номеры - 27:
·       '''Туры эчәкнең аркылы җыерчыклары''' ('''plicae transversae recti''') өске өлешендә урнашкан, алар юан эчәкнең ярым ай җыерчыкларын хәтерләтә.
·       '''Туры эчәкнең аркылы җыерчыклары''' ('''plicae transversae recti''') өске өлешендә урнашкан, алар юан эчәкнең ярым ай җыерчыкларын хәтерләтә.

·       Лайла аскы өлештә шулай ук 8-10 буй җыерчык ясый, алар '''арткы юл баганалары''' ('''columnae anales''') дип атала. Баганалар арасындагы батынкылык '''арткы юл синуслары''' ('''sinus anales''') дип атала. '''Арткы юл капкачлары''' ('''valvulae anales''') – арткы юл баганаларның аскы очлары арасындагы лайлалы тышчаның калкулыклары (җыерчыклары).

·      '''Арткы юл-тире сызыгы''' ('''linea anocutanea''') лайланың тирегә күчү урынында арткы юл эчке сфинктерының аскы кырые биеклегендә урнашкан.
·      '''Арткы юл-тире сызыгы''' ('''linea anocutanea''') лайланың тирегә күчү урынында арткы юл эчке сфинктерының аскы кырые биеклегендә урнашкан.

27 июн 2017, 12:46 юрамасы

Кешенең туры эчәге
Өлеш Юан эчәк
Урынлашу оча куышлыгы[d][1]
Кан килү югары ректаль артерия[d]
Кан китү югары ректаль вена[d]
Лимфа түбән җыерча лимфатик төеннәре[d]
Идентификаторлар
TA A05.7.04.001
FMA 14544

Туры эчәк (rectum) һәм арткы юл каналы (canalis analis)

·      Туры эчәк – юан эчәкнең соңгы  бүлеге.

·      Ул эшкәртелмәгән матдәләрне туплау һәм аларны чыгару өчен хезмәт итә. Туры эчәкнең тышчасы тартылу дефекация  теләгенә китерә.

·      Юан эчәкнең өч билгесе (гаустралар, тасмалар, майлы үсентеләр) туры эчәктә юк.

·      Туры эчәк сигмасыман эчәк һәм арткы юл каналы арасында урнашкан.

·      Туры эчәк әвернә борыны биеклегеннән башлана һәм кечкенә очага әвернә сөяге алдында төшеп, ике бөгелеш ясый:

o  Өске әвернә бөгелеше (flexura sacralis) артка таба бөгелгән һәм әвернә сөяге батынкылыгын кабатлый; туры эчәкнең бу өлеше киң һәм туры эчәкнең ампуласы (ampulla recti) дип атала.

o  Аскы бот арасы бөгелеше (flexura perinealis) койрык сөяге тирәсендә алга таба кабарынкы. Туры эчәкнең ахыргы өлеше арткы юл каналы (canalis analis) дип атала. Канал ачыклык белән тәмамлана – арткы юл (anus).

·      Корсак ярысына карата туры эчәкне өч өлешкә бүләләр. Өске өлеше корсак ярысы белән тулысынча капланган, урта мезоперитонеаль урнашкан, ә аскы - экстраперитонеаль.

Топография

·      Алдан туры эчәккә яндаш булып ирләрдә – орлык куыгы, орлык чыгаручы юл, сидек куыгы, сидек юлы, простата һәм җенси әгъзаның төпсәсе; хатын-кызларда – аналык һәм аналык җиңсәсе.

·      Арттан – әвернә һәм койрык сөяге.

Туры эчәк тышчасы лайладан, лайла асты һәм мускуллы тышчадан тора, тыштан корсак ярысы яки адвентиция белән капланган (биеклегенә бәйле, өстәрәк кара).

·       Туры эчәкнең аркылы җыерчыклары (plicae transversae recti) өске өлешендә урнашкан, алар юан эчәкнең ярым ай җыерчыкларын хәтерләтә.

·       Лайла аскы өлештә шулай ук 8-10 буй җыерчык ясый, алар арткы юл баганалары (columnae anales) дип атала. Баганалар арасындагы батынкылык арткы юл синуслары (sinus anales) дип атала. Арткы юл капкачлары (valvulae anales) – арткы юл баганаларның аскы очлары арасындагы лайлалы тышчаның калкулыклары (җыерчыклары).

·      Арткы юл-тире сызыгы (linea anocutanea) лайланың тирегә күчү урынында арткы юл эчке сфинктерының аскы кырые биеклегендә урнашкан.

·      Мускуллы катлау ике катламнан тора: эчке әйләнмәле һәм тышкы буй. Эчке катлам арткы юл каналында юаная һәм арткы юлның эчке сфинктерын (m. sphincter ani internus) ясый. Аннан тышка таба, тире астында әйләнмәле аркылы-буйлы (ирекле) мускул урнашкан -  арткы юлның тышкы сфинктеры (sphincter ani externus). Ул мускул бот арасы (оча диафрагманың) мускулы.

Чыганаклар

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.
  1. McGuinness H. Anatomy & Physiology: Therapy Basics 4th EditionISBN 978-1-4441-0923-8