Кулон законы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кулон законы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Xqbot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (робот өстәде: az:Kulon qanunu; косметик үзгәртүләр
Zorrobot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (робот өстәде: nn:Coulomb-lova
Юл номеры - 90: Юл номеры - 90:
[[ne:कूलम्बको नियम]]
[[ne:कूलम्बको नियम]]
[[nl:Wet van Coulomb]]
[[nl:Wet van Coulomb]]
[[nn:Coulomb-lova]]
[[no:Coulombs lov]]
[[no:Coulombs lov]]
[[pl:Prawo Coulomba]]
[[pl:Prawo Coulomba]]

24 июл 2012, 23:49 юрамасы

Куло́н зако'ны – нокта электр корылмалары тәэсирләшүе законы.

1785 елда Кулон тарафыннан ачыла. Металлик шарлар белән бик күп тәҗрибәләр үткәргәннән соң, Шарль Кулон законга мондый формулировка бирә:

Вакуумдагы ике корылган нокталы җисемнәр арасындагы тәэсир итешү көче, бу ике җисемне тоташтыручы туры сызык буенча юнәлгән, һәм ул корылма зурлыкларының тапкырчыгышына туры, ә алар арасындагы ераклыкның квадратына кире пропорциональ.

Закон дөрес булсын өчен түбәндәгеләр кирәк:

  1. корылмаларның нокталыгы – ягъни корылган җисемнәр арасындагы ераклык, аларның үлчәмнәреннән күпкә зуррак булырга тиеш.
  2. аларның хәрәкәтсезлеге. Әгәр алай булмаса, өстәмә эффектланы исәпкә алырга кирәк: хәрәкәт итүче корылманың магнит кырын, һәм аңа тиңдәш, үзгә корылмага тәэсир итүче өстәмә Лоренц көчен.
  3. Вакуумдагы тәэсирләшү.

Ләкин, закон, кайсыбер дөресләүләр белән, тирәлектәге һәм хәрәкәтләнүче корылмалар тәэсирләшүенә дә дөрес.

Ш.Кулонның законын векторлы формада түбәндәгечә язалар:

монда  – 1 корылманың 2 корылмага тәэсир итү көче;  – корылмалар зурлыгы;  – радиус-вектор (1 корылмадан 2 корылмага үткәрелгән, һәм модуле буенча корылмалар арсындагы ераклыкка – ) тигез булган вектор;  – пропорциональлек коэффициенты.

Шулай итеп, закон бер тамгалы корылмаларның этешкәнен, ә каршы тамгалыларының тартышканын ачык күрсәтә.

k коэффициенты

СГСта үлчәү берәмлеге шулай итеп алынган ки, коэффициент k = 1 һәм, кагыйдә буларак, төшеп кала.

СИда k ≈ 8,987551787·109 Н·м2/Кл2 (яки Ф-1·м) һәм түбәндәгечә языла:

кая  ≈ 8.854187817·10−12 Ф/м – электр даимие.

Бертөрле изотроп матдәдә формуланың ваклаучысына тирәлекнең диэлектрик үткәрүчәнлеге ε кушыла.

СГСта

СИда

Тарих

Кулонга хәтле 11 ел элек, корылмалар тәэсир итешүен Г. Кавендиш ача, ләкин аның нәтиҗәләре бастырылмый һәм охак вакыт беленмичә кала.

Кулон үзе җөпләр чиратылу белән шөгыльләнгән һәм чиратылган үлчәүләр уйлап тапкан. Ул үзенең законын, шул үлчәүләр ярдәмендә корылган шарчыкларның тәэсирләшү көчен өйрәнеп, ача.


Моны да карагыз