Магнит кыры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Магнит кыры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
⚙️  Классик электродинамика
VFPt Solenoid correct2.svg
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика
Электр агымы I үткәргеч буйлап үткәндә тирәсендәге магнит кыры В булдыра
Даими магнит тирәсендә магнит кырының көч сызыклыры

Магнит кыры - хәрәкәт итүче электр коргылары һәм магнит моментына ия булган җисемнәргә тәэсир итүче көчләр кыры, бердәм электромагнит кырының өлеше.

Магнит кыры коргылы кисәкчекләр агымы яки атомдагы электроннарның магнит моментлары (даими магнитта) тарафыннан булдырыла.

Шулай ук магнит кыры электр кыры үзгәргәндә хасил була.

Магнит кырының төп көч сыйфатламасы - магнит индукциясе векторы В булып тора, математик карашы буенча ул вектор кыры  белән тасвирлана.

Еш кына магнит индукциясе векторы кыскача магнит кыры дип атала.

Магнит кыры шулай ук бүтән мөһим сыйфатламасы - вектор потенциалы белән тасвирлана.

Вакуумда магнит мохите булмаганда магнит кыры көчәнешлелеге векторы Н белән тасвирлана, чөнки вакуумда Н = В. Ләкин магнит мохитендә Н шул физик мәгънәгә ия булмый һәм гомуми очракта В кулланыла.

Махсус чагыштырмалылык теориясендә магнит кыры - электр кырларының нәтиҗәсе булып карала.

Магнит һәм электр кырлары бергә электромагнит кырын булдыра, аның нәтиҗәсе - яктылык һәм бүтән электромагнит дулкыннары булып торалар.

Кырның квант теориясе буенча магнит кыры - электромагнит кырының аерым очрагы булып тора һәм фундаменталь массасыз бозон - фотон белән таратыла.

Магнит кыры Био — Савар — Лаплас кануны һәм гомуми очракта Максвелл тигезләмәләре белән тасвирлана.

Магнит кыры энергиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми очракта:

Энергия тыгызлыгы:

вакуумда , шуннан:

Индуктивлык кәтүгендә:

биредә:

Ф — магнит агымы,
I — электр агымы,
L — индуктивлык

Матдәләрнең төрле магнит үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төрле микроскопик структуралар төрле магнит күренешләрен булдыра:

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сивухин Д. В. Общий курс физики. — Изд. 4-е, стереотипное. — М.: Физматлит; Изд-во МФТИ, 2004. — Т. III. Электричество. — 656 с. — ISBN 5-9221-0227-3; ISBN 5-89155-086-5.
  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7