Кулон законы
Куло́н кануны – нокта электр корылмалары тәэсирләшүе кануны.
1785 елда Кулон тарафыннан ачыла. Металлик шарлар белән бик күп тәҗрибәләр үткәргәннән соң, Шарль Кулон канунга мондый формулировка бирә:
Вакуумдагы ике корылган нокталы җисемнәр арасындагы тәэсир итешү көче, бу ике җисемне тоташтыручы туры сызык буенча юнәлгән, һәм ул корылма зурлыкларының тапкырчыгышына туры, ә алар арасындагы ераклыкның квадратына кире пропорциональ.
Канун дөрес булсын өчен түбәндәгеләр кирәк:
- корылмаларның нокталыгы – ягъни корылган җисемнәр арасындагы ераклык, аларның үлчәмнәреннән күпкә зуррак булырга тиеш.
- аларның хәрәкәтсезлеге. Әгәр алай булмаса, өстәмә эффектланы исәпкә алырга кирәк: хәрәкәт итүче корылманың магнит кырын, һәм аңа тиңдәш, үзгә корылмага тәэсир итүче өстәмә Лоренц көчен.
- Вакуумдагы тәэсирләшү.
Ләкин, канун, кайсыбер дөресләүләр белән, тирәлектәге һәм хәрәкәтләнүче корылмалар тәэсирләшүенә дә дөрес.
Ш.Кулонның канунын векторлы формада түбәндәгечә язалар:
монда – 1 корылманың 2 корылмага тәэсир итү көче; – корылмалар зурлыгы; – радиус-вектор (1 корылмадан 2 корылмага үткәрелгән, һәм модуле буенча корылмалар арсындагы ераклыкка – ) тигез булган вектор; – пропорциональлек коэффициенты.
Шулай итеп, канун бер тамгалы корылмаларның этешкәнен, ә каршы тамгалыларының тартышканын ачык күрсәтә.
k коэффициенты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]СГСта үлчәү берәмлеге шулай итеп алынган ки, коэффициент k = 1 һәм, кагыйдә буларак, төшеп кала.
СИда k ≈ 8,987551787·109 Н·м2/Кл2 (яки Ф-1·м) һәм түбәндәгечә языла:
кая ≈ 8.854187817·10−12 Ф/м – электр даимие.
Бертөрле изотроп матдәдә формуланың ваклаучысына тирәлекнең диэлектрик үткәрүчәнлеге ε кушыла.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кулонга хәтле 11 ел элек, корылмалар тәэсир итешүен Г. Кавендиш ача, ләкин аның нәтиҗәләре бастырылмый һәм охак вакыт беленмичә кала.
Кулон үзе җөпләр чиратылу белән шөгыльләнгән һәм чиратылган үлчәүләр уйлап тапкан. Ул үзенең канунын, шул үлчәүләр ярдәмендә корылган шарчыкларның тәэсирләшү көчен өйрәнеп, ача.