Сөмбел Гаффарова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөмбел Гаффарова latin yazuında])
Сөмбел Гаффарова
Туган телдә исем Сөмбел Әхәт кызы Гаффарова
Туган 5 февраль 1980(1980-02-05) (44 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре язучы, журналист
Җефет Дмитрий Дмитриев
Ата-ана
Сайт https://sombel.ru

Сөмбел Гаффарова - язучы, журналист. 1980 елның 2 февралендә Казанда туа. 1989 елда «Ялкын» журналының гыйнвар санында «Безнең-сезнең заманда» исемле беренче әкияте басылып чыга. 1996 елны Ш.Мәрҗани исемендәге татар гимназиясен тәмамлый. 1997-2002 елларда Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының инглиз теле бүлегендә белем ала. 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2006 елдан «Сөембикә» журналында бүлек редакторы вазифасын башкара. 2018 елда Г. Камал исемендәге театрда «Килмешәк» спектакле куела.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]