Флак
Флак | |
ингл. Flacq | |
Дәүләт | Маврикий |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Маврикий |
Геомәгълүматлар | Data:Mauritius/Flacq.map |
Халык саны | 140 294 |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 134 метр |
Нәрсә белән чиктәш | Мока[d] |
Мәйдан | 297,9 км² |
Флак Викиҗыентыкта |
Мәйданы 298 кв. км булган Флак регионы Маврикийның 9 дистриктларының берсе булып тора. Унынчы дистрикт булып Родригес тора, ул автономиягә ия. Янәшә дистриктлар булып төньякта Ривьер-дю-Ремнар, көнбатышта Мока һәм көньякта Гран-Порт тора. Көнчыгыш өлеше Һинд океаны белән чиктәш.
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Утрауның бу көнчыгыш өлешендә күбесенчә шикәр камышы үстерәләр. Бу тармакта күп кеше эшли: шикәр камышы буенча эшчеләр дә, кечкенә плантация хуҗалары да.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Флак сүзе Нидерланд теленнән алынган. Нидерландлылар регионның беренче яшәүчеләре булган.
Кызыклы урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Belle Mare, Palmar һәм Trou d'Eau Douce җәмәгать пляжлары;
- Боланнар утравы;
- Якшәмбе көннәрендә Үзәк Флак базары;
- Манзаралы Quatre Cocos авылы;
- Riviere Sud Est елгасының төшүе.