Фәнис Дәүләтов
Фәнис Дәүләтов | |
---|---|
Туган | 4 ноябрь 1960 Исергәп, Баулы районы, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Үлгән | 30 сентябрь 2000 (39 яшь) Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе |
Ата-ана |
|
Дәүләтов Фәнис Мөгътәсим улы (4 ноябрь 1960 ел, Исергәп авылы, Баулы районы, ТАССР)
Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дәүләтов Фәнис Мөгътәсим улы
1960 елның 4 ноябрендә Баулы районы Исергәп авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1979 - 1981 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1981-1986 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында авыл хуҗалыгы механизациясе белгечлеге буенча инженер-механик дипломы алып чыга. 1978-1979 елларда Баулы районы "Урал" колхозында тракторист, 1986-1993 елларда Ютазы районы "Жданов" совхозында баш инженер, 1993-1995 елларда Ютазы районы "Правда" колхозында рәис, 1995-1996 елларда "Акбаш" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе булып эшли. 1996 елдан 2000 елның 30 сентябренә кадәр Ютазы районы администрация башлыгы, районның халык депутатлары Советы рәисе. 2000 елның 30 сентябрендә юл фаҗигасында һәлак була.
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгының мактау грамотасы -1994
- Татарстан Республикасы Ютазы районы халык депутатлары Президиумы дипломы - 1994
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|