Эчтәлеккә күчү

Исергәп

54°20′07″ т. к. 53°22′56″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Исергәп latin yazuında])
Исергәп
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Исергаповское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Исергаповское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 423941
Карта

ИсергәпТатарстан Республикасының Баулы районындагы авыл. Халык саны — 947 кеше (2008 елда).

Исергәп Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 317 чакрым, ә район үзәге Баулыдан көньяк-көнчыгышка таба 12 чакрым ераклыкта урнашкан[2].

XVIII гасырда нигез салына. Өченче җанисәп (1761-1764) материалларында искә алына, 1762 елда авылда 20 ир-ат ясаклы татар яшәве күрсәтелә[3]. Дүртенче җанисәп (1781-1782) мәгълүматларына караганда, бу вакытта Адмиралтействога беркетелгән йомышлы татарлар арасында Исергәп авылыннан 2 кеше (ир-ат) була. Шушы ук җанисәп документларында авылда яшәүче 17 ир-ат ясаклы татар исәпкә алына. Старшина Аитмәмбәт Ишмәтов командасына караган авыллар арасында 2 типтәр һәм ялгызак (бобыль) ир-аты белән Исергәп авылы күрсәтелә[4]. XVIII-XIХ гасырларда халкы асабалар (вотчинник), типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катлауларына (сословиеләренә) керә[5]. 1889 елгы мәгълүматларга караганда, Исергәптә мәчет, мәктәп, 4 су тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3351 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Баулы волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Баулы, 1963 елның 1 февраленнән - Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында[5].

Танылган кешеләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем әлма-матер һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1930-10-20 Вахит Юныс язучы
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.
  • Вахит Юныс
  • Миргазиян Юныс (1927-2014), күренекле татар язучысы, публицист, сынчы, диңгезче. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1997) иясе.
  • Даимә Шакирҗанова (1923-1990), БЛКЯБ Татарстан өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1953-1956), ТАССР Министрлар шурасы рәисе урынбасары (1956-1964).
  • Наил Шәрифуллин (1957), язучы, публицист, журналист.
Халык саны
1859 1889 1897 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
1090 1638 1938 2366 2107 2063 1791 1407 1059 1247 1040 1038 942

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.


2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 1002 кеше яши[6], шул исәптән: татарлар — 75,75%, урыслар — 18,86%, башка халыклар — 5,19%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,20%[6].

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.8 °C 4.6 °C 13.8 °C 19.1 °C 20.9 °C 18.3 °C 12.5 °C 4.5 °C -4.8 °C -10.4 °C 4.2 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[7]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[8]

  1. 1 2 ОКТМО
  2. Implementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com 2018 елның 14 август көнендә архивланган.
  3. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 76. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5
  4. Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — С. 137, 139, 177. — ISBN ISBN 978-5-94981-351-5
  5. 1 2 Татар энциклопедиясе: 6 томда. - Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2010. 2 т. - Б. 579. — ISBN ISBN 978-5-902375-06-7
  6. 1 2 Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.
  7. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna
  8. NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
  • Татар энциклопедиясе: 6 томда. - Казан: "ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты" дәүләт учреждениесе, 2010. 2 т. - 656 б. — ISBN ISBN 978-5-902375-06-7.
  • Татары Уфимского уезда (материалы переписей населения 1722–1782 гг. / Р.Р.Исхаков. — Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2020. — 192 с. - ISBN ISBN 978-5-94981-351-5.