Татар Кандызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар Кандызы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Татар Кандызы
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Баулы районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 924 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 423944
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Татарский Кандыз

Татар КандызыТатарстан Республикасының Баулы районындагы татар авылы.

Татар Кандызы авылы табигатьнең матур җирендә урнашкан. Ул Баулы районына керә. Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, моннан күп еллар элек бу урында зур урман үскән. Урман арасыннан мул сулы елга аккан. Елга суында кыйммәтле тиреле җәнлекләр — кондызлар яшәгән. Авыл исеме, кондызлы елгадан үзгәртелеп, Кандыз исеме алган. Авылга нигез салучыны патшага хезмәт күрсәткән Сәнҗап баба булган диләр. Моннан тыш, Сөләйман һәм Сәетгәрәй исемнәре дә телгә алына.

Авыл яныннан Югары Кандыз елгасы агып үтә. Аңа тагын Куй елгасы килеп кушыла. Авылда чишмәләр шактый. Чишмәләрне карап, чистартып торалар. Ибли чишмәсе — авылда билгеле чишмә. Аны Ибне Әмин исемле кеше казыган, чистартып торган. Биш чишмә Ибли чишмәсе янында, алар Салих тавы итәгеннән агып чыга. Ак чишмә ак ташлар арасыннан ургып чыга, суын Кандызга илтә. Кайнап чыккан чишмә хәзер балык буасы астында калган. Суы көчле булып ургып чыкканлыктан, аны шулай атаганнар. Куаклар чишмәсе — Ак чишмә белән Ибли чишмәсе арасында. Салкын чишмә Ибрай авылына барганда кала. Корыган чишмә — Сөләйман авылы очында. Өлкәннәр сөйләвенә караганда, коры елларда аның суы бетә торган булган. Кызыл чишмә агып чыккан тауның балчыгы кызыл булганга шулай аталган.

Кандыз авылы янында таулар да байтак. Салих тавы, Очлы тау, Ташлы башы тавы, Чишмә тавы, Кызыл чишмә тавы, Күпчемә тавы, Каравыл тавы, Грән тавы, Ак чишмә тавы, Сорка таулары (сөркә сүзеннән), Биек чагыл таулары (чагыл — чабылмый кала торган урын), Тегермән тавы, Сәхибә чокыры тавы, Тирән чокыр тавы, Капка чокыр тавы, Каршы тау, Двор тавы һ. б. Авылда чокырлар да шактый. Алар авылның төрле якларына урнашкан: Мәгъри чокыры, Исәнтәй чокыры, Чатра чокыры, Сай чокыр, Тирән чокыр, Ычтапан чокыры, Карлы чокыр, Кәрим чокыры, Миләшле күл чокыры, Сәхибә чокыры, Семен чокыры, Торба чокыры һ. б. Авылда күлләр юк диярлек. Шулай да Торна күле дигән күл бар. Бу күлгә торналар төшеп ял иткән.

Кандыз авылында элек 3 мәчет эшләгән. Күпер башындагысын (Кандыз елгасы буена салынган) — Кызыл мәчет, икенчесен — Зур мәчет, ә өченчесен Сөләйман мәчете дип атаганнар.

Революциядән соң Зур мәчетне мәктәп итәләр, ләкин 1928 елда ул яна. Кызыл мәчет башта клуб, соңыннан мәктәп, 1944 елдан шифаханәгә әйләндерелә. Сөләйман мәчете 1927 елда мәктәп, соңыннан бераз вакыт элеватор булып тора. Бөек Ватан сугышыннан соң бу мәчет яңадан башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Кандызы авылында шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов (1941— 1995) һәм аның энесе Татарстанның халык артисты, республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илдус Хәниф улы Әхмәтҗанов (1950) туып үскәннәр.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.8 °C 4.6 °C 13.8 °C 19.1 °C 20.9 °C 18.3 °C 12.5 °C 4.5 °C -4.8 °C -10.4 °C 4.2 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.2 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.