Чинтаман Ганеша Гыйбадәтханәсе, Уджжайн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чинтаман Ганеша Гыйбадәтханәсе, Уджжайн latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Чинтаман Ганеш
Ил [[Һиндстан]]
Төбәк / район Мадхья Прадеш
Кайсы дини агымга карый Ганапатья культы
Нигезләнгән 11-енче - 12-енче гасырлар

Чинтаман Ганеш Уджджайнда иң зур Ходай Ганеша гыйбадәтханәсе. Бу гыйбадәтханә Кшипра елгасы аркылы Фатехабад тимер юл сызыгында, Уджджайннан 7 км көньяк-көнбатышка таба урнашкан.[1] Гыйбадәтханә хәзер шәһәр базарының уртасында урнашкан.

Бу гыйбадәтханә 11-енчедән 12-енче гасырларга карый, ул вакытта Парамаралар Мальвада хөкем сөргәннәр. Бу гыйбадәтханәдә табыныла торган Ганеша поты сваямбху (үз манифестацияләнгән) дип тәкъдим ителә. Биредә Ганешаны шулай ук Чинтаман дип атыйлар. Аның хатыннары Риддхи һәм Сиддхи, кырыйдан Чинтаман, барлык борчуларны тынычландыручы.[2] Җыелыш залында нәзек итеп киселгән таш баганалар һәм ак изге урын гыйбадәтханәнең борынгы изгелеген билгели.[3]

Һинд дине буенча гыйбадәтханәнең Ходае Ганеша башлангычлар Ходае буларак таныла. Традицион вакытларда, Ходай Чинтаһаран буларак билгеле, ул барлык борчуларны һәм киеренкелекләрне бетерүче дигәнне аңлата. Гыйбадәтханәгә күп халык килә, алар үзләренең борчулары белән Ходай гыйбадәтханәсенә киләләр. Чинтамани төшенчәсе шулай ук Ходай Вишну өчен башка исем, ул Һинд дине буенча Галәмне саклаучы. Ганеша шулай ук Вигхнешвара, ягъни бәлане көйләүдерүче дип атала, аңа Һинд дине пантеонында беренче итеп табыналар, чөнки ул тугърыларның юлында киртәләрне бетерә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]