Абиҗан җыры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абиҗан җыры latin yazuında])

L'Abidjanaise (Абиҗан җыры) — Кот д’Ивуар Җөмһүриятенең дәүләт гимны. Ул элеккеге совет сәяси пропаганда телендә “Африканы азат итү елы” дип аталган 1960 елның 27 июлендә кабул ителгән, аның дәүләт гимны булуы Икенче Ивуар Җөмһүрияте конституциясендә дә беркетелгән. Көен Пьер-Мишель Панго (Pierre-Michel Pango), сүзләрен Пьер-Мари Коти (Pierre-Marie Coty) иҗат иткән. Икесе дә католик руханилары — аббатлар. Аларның иҗат җимеше 1959 елда үткәрелгән конкурста җиңеп чыккан булган. Соңрак башлангыч текстка хөкүмәт министры Матйө Ванга Экра (Matthieu Vangah Ékra) төзәтмәләр керткән.

Беренче куплетлары һәм кушымталары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

L'Abidjanaise Абиҗан җыры
Premier couplet:

1. Salut ô terre d’espérance,
Pays de l’hospitalité!
Tes légions remplies de vaillance,
Ont relevé ta dignité.
Tes fils, chère Côte d’Ivoire, Fiers artisans de ta grandeur,
Tous rassemblés et pour ta gloire,
Te bâtiront dans le bonheur.

Беренче куплет:

Сәлам, өмет-ышаныч яры,
Әй олы җанлы, кунакчыл ил!
Синең гайрәтле легионнарың
Мәртәбәңне иттеләр дәлил.
Синең, Кот д’Ивуар, улларың
Горур бөеклегең сагында,
Үстерә үз Ватаны данын
Җиң сызганып алар тагын да.

Premier refrain :

Fiers ivoiriens, le pays nous appelle.
Si nous avons, dans la paix, ramené la liberté,
Notre devoir sera d’être un modèle
De l’espérance promise à l’humanité
En forgeant, unis dans la foi nouvelle,
La patrie de la vraie fraternité.

Беренче кушымта:

Кыю ивуарлылар, ил чакыра.
Бәйсезлекне тыныч юлда кабат кайтардык,
Һиммәтебез үрнәк булып тора —
Бар кешелек аңа өмет багларлык.
Без берләштек яңа инануда
Һәм чын кардәшлеккә нигез салдык.

Deuxième couplet:

2. À toi noble Côte d'Ivoire,
Ô grand pays des bonnes gens !
Nous apportons dans la victoire,
L’hommage de nos cœurs ardents.
Dans l’amitié des peuples frères,
Dieu guide nous vers l’idéal,
Soumise à la devise chère :
Union, discipline, travail.

Икенче куплет:

Сиңа, намуслы Кот д’Ивуар,
Игелекле кешеләр иле!
Бер гаилә, барыбыз туганнар,
Кайнар йөрәк кадерли сине.
Бер нәселдән тудык, дуслыкка,
Идеалга Алла бара әйдәп,
Юнәлгәнбез бер үк максатка:
Берлек, аңлы тәртип һәм хезмәт.

Deuxième Refrain. Икенче кушымта:
Pour ta grandeur, riche et noble patrie,

Nous marcherons de l’avant, pleins d’amour et pleins de foi.
De cœurs unis, au cours de notre vie,
Nous œuvrerons dans l’honneur pour le juste droit,
De cœurs unis au cours de notre vie,
À tes appels nous serons tous présents.

Бөек, бай, затлы Ватан хакына

Ярат һәм инан, атла гел алга.
Йөрәкләр бердәм тормыш уңында,
Таян намуска һәм кануннарга,
Йөрәкләр бердәм тормыш уңында,
Без әзер иңне иңгә куярга.

Соңгы куплетлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

3. À tous nos compagnons de route,

À l’aube de ce jour tombés,
Pour que ne règne plus le doute,
Mais la foi, la fraternité.
À tous nos bataillons d’élite,
Dans la tombe aujourd’hui couchés,
Ô peuple tout entier redites :
Amour, honneur, fidélité.
Premier refrain.

4. Et que ton drapeau nous unisse,

Que ton amour nous fortifie,
Car pour toi seul nous voulons vivre,
Et pour toi combattre et mourir.
Et vous, fière et noble jeunesse,
De tous les horizons connus,
Suivez toujours cette sagesse,
de nos ainés qui ne sont plus.
Deuxième Refrain.

5. À nous qu’anime l’espérance,
En ton avenir lumineux,
Redonne toujours l’assurance,
De nous conduire en peuple heureux.
Et nous irons de par le monde,
Semer ton nom et tes bienfaits,
En clamant sur toutes les ondes,
Que sur ton sol règne la paix.
Premier refrain.

Гимн, ил, җәмгыять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

[1] Гимн 5 куплеттан тора, гадәттә аның беренче куплеты һәм беренче кушымтасы гына уйнала һәм җырлана. Икенче куплетка башка эчтәлектәге кушымта ялганган. Бу ике кушымта калган куплетларда чиратлашып килә: өченче куплетка беренче кушымта өстәлә, дүртенчесенә — икенче кушымта, соңгысына — янә беренче рефрен. Беренче ике куплет һәм ике кушымта гимнның эчтәлеген тулысынча чагылдыра, калганнары аны тагын да тәфсилләбрәк аңлатып бирә. Соңгыларын киң җәмәгатьчелек белеп тә бетерми, диләр.
Әсәрне француз әдәби-сәнгати калыбында язылган Африка гимннарының эталоны дип атасаң да була. Аның исеме дә, эчтәлеге дә, музыкаль җисеме дә метрополиянең дәүләт гимны булган “Марсельеза”га охшаш. Гимн лирик ватанпәрвәрлек шигыре рәвешендә язылган. Ул ивуар җиренең кыйммәтләрен күтәрүче образларны чагылдыра, аңарда бу калыптагы гимннарга хас булган “өмет, тынычлык, туганлык, хөрмәт итү” кебек сүзләр кертелгән. Бер яңалыгы да бар — “чын кардәшлек” сүзе (vraie fraternité). Беренче куплетның кушымтасы шушы “рухи-идеологик беркетмә” белән тәмамлана.
Бөтен хикмәт шунда ки, гимнның һичшиксез кешелекле рухи “тутырмасы” әлегә Кот д’Ивуарның сәяси һәм иҗтимагый тормышына чынбарлык булып кермәгән. Ил әле һаман да Африканың иң кайнар төбәкләреннән берсе булып кала. Бер эчке кризис икенчесен кузгатып тора: йә ватандашлар сугышы, йә дәүләт түнтәреше ясарга ымсыну, йә башкача фетнә кылу. 2007-2009 елларда “Абиҗан җырын” L'Ode à la patrie (“Ватанга мәдхия”) дип аталган башка җыр белән алмаштыру теләге дә булды. Дәүләтнең девизы — Union, discipline, travail (Берлек, дисциплина, хезмәт) — яшәү кануны булып әверелмәгән.

  1. https://fr.wikipedia.org/wiki/L%27Abidjanaise