Абсцесс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Abszess.jpg

Абсцесс (лат. abcessus - эренле шеш) - организмның төрле тукымаларында яки әгъзаларында билгеле бер урынның эренләп ялкынсынуы. Абсцесс тере тукымага чит җисемнәр (кадак, ярчык, шырпы һ.б.) кергәннән, башка хайваннар тешләгәннән, тукымаларга йогышсызландырылмаган дару препаратлары яки тынычсызлагыч матдәләр (терпентин мае, коротон мае) керткәннән соң башланган ялкынсыну нәтиҗәсе булырга мөмкин. Абсцесс маңка авыруы (сап) (атларда), бруцеллёз, туберкулёз, актиномикоз белән авырганда барлыкка килергә мөмкин. Еш кына очракларда абсцессны үлек таратучы микроблар барлыкка китерә.