Айравата

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айравата latin yazuında])

Айрааватһа ({{тамилча:}ஐராவதம்} "Иясе Иравати булган") ул Индра Һинд дине Ходаен алып бара торган мифологик ак фил. Ул шулай ук "абхра-Матанга" дип атала, моның мәгънәсе "болытлар филе"; 'Нага-малла', мәгънәсе "сугыша торган фил"; һәм 'Аркасодара', мәгънәсе "Кояшның бертуганы".[1] 'Абһраму' ул Айрааватһа филнең хатыны. Айрааватһаның ун казык теше һәм биш хартумы бар һәм ул тапсыз ак. Ул шулай ук Таиландта Эраван буларак мәгълүм. Айрааватһа ул шулай ук Кайшьяп һәм Кадруның өченче улы. Махабхаратада ул бөек еланнар исемлегенә керә.[2]

Һинду йоласы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баңкок, Таиландта ("Таң ату Гыйбадәтханәсе") Ват Арунның үзәк манарасы - Пһра Прангның детале - монда Индра өч башлы филе Эраван (Айрааватһа) өстендә күрсәтелгән.

Рамаяна буенча филнең анасы Иравати булган. Матангалила буенча, Айрааватха Гаруда йомыркадан чукып ватып чыккач, Брахма аның яртылары өстендә изге гимннар җырлагач туган, аннан соң тагын җиде ата һәм сигез ана филләр чыккан. Притху Айрааватһаны барлык филләрнең патшасы итте. Аның исемнәрнең берсенең мәгънәсе "болытларны тегеп ялгаучы", чөнки мифта бу филләр болытлар ясый ала дип әйтелгән. Филләрнең болыт һәм яңгыр белән бәйләнеше Һинд диненең Индра турында сөйләнгән урыннарда очрый, анда ул Айрааватһа филе өстендә атланып йөри һәм Вритраны тар-мар итә. Бу дәһшәтле фил үзенең хартумы белән сулы аскы дөньяга җитә, суын суыра, һәм болытларга өреп сиптерә, соңыннан Индра салкынча яңгыр яудыра, шулай итеп күк суларын аскы дөньяга бәйли.

Башка риваять буенча Айрааватһа сөт океанын язганда килеп чыккан дип әйтелә һәм ул компасның якларын саклый дип ышаныла.[3] Айрааватһа шулай ук Сваргага, Индраның сарае керүе янында тора. Моңа өстәп сигез компасның якларын саклый торган Саклаучы Ходайларның һәрберсе фил өстендә утыра. Бу Ходайларның һәрберсенең филе бар ул саклауда катнаша һәм үзенә туры килгән урынын саклый. Аларның иң әһәмиятлесе Индраның Айрааватһасы. Бхагвад Гитада Айрааватһа турында урын бар:

"Атлардан мине нектардан туган Уччайһшравас дип бел; затлы филләрдән Айрааватһа, һәм кешеләрдән монарх."[4]

Танжор янында Дарашурамда Айратешвара Гыйбадәтханәсе, анда Айрааватһа Лингамга табынган дип ышаныла.; Лингам аның хөрмәтенә Айраватешвара дип аталган. Бу гыйбадәтханәдә мул итеп сирәк скульптура һәм архитектура эше күрсәтелгән, аны Раджараджа Чола II (1146–73) төзегән.

Джайн традициясендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джайн ышанулыры буенча, Тиртханкара туганда, Индра хатыны Шачи белән бөек Айрааватһа филенә атланып төшкәндә бу чараны бәйрәм итәләр.[5]

Айрааватһа белән байраклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лаос
Сиам (Таиланд)

Эраван[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таиландта, Чианг Маида Эраван сыны.

Эраван (тай. เอราวัณ, Пали телендәге Erāvana, яки Санскрит телендәге Airāvana) Айраватаның Таи телендәге исемнәрнең берсе. Ул гаять зур фил булып сурәтләнә, аның я өч, я утыз өч башы бар, һәм казык тешләре еш икедән артык. Кайбер сыннарда Таватимса Күге патшасы, Индра Эраванга атланып йөри. Бу фил еш борынгы Лао Лан Занг Патшалыгы белән ассоциацияләнә, анда ул гадәттә "өч башлы фил" буларак мәгълүм һәм патша байрагы өчен кулланылган.[6]

Популяр мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айравата Мегами Тенсей видео уеннарларының персонажы.

Венеция Ярминкәсе Цирк альбомында Хайван Чатыры җырында Айравата искә алына:

"Менә Айрааватһа килә; фил яңгыр болытларын контрольдә тота,

Аның тире дөбердәүче җир (Айрааватһа!)"

Айравата Карнатака Дәүләт Юл Транспорты Корпорациясе тәэмин итә торган Вольво автобус хезмәтенең исеме.[7]

Билгеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Dowson, John (1870). A Classical Dictionary of Hindu Mythology and Religion, Geography, History, and Literature. London: Trübner & Company. p. 180. 
  2. Ganguli, Kishori Mohan. Mahabharata. Translation. Pratap Chandra Babu.
  3. Gopal, Madan (1990). K.S. Gautam. ed. India through the ages. Publication Division, Ministry of Information and Broadcasting, Government of India. p. 64. 
  4. Bhagavad Gita (Chapter 10, Verse 27) 2007 елның 30 сентябрь көнендә архивланган.
  5. Goswamy, 2014, 245 бит.
  6. Reynolds, Frank E., ed (1982). Three worlds According To King Ruang: A Thai Buddhist Cosmology. Berkeley. ISBN 0-89581-153-7. 
  7. KSRTC launches Volvo buses with pantry and toilet. The Hindu (19 July 2012). 27 August 2014 тикшерелгән.