Александр Гайфуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Гайфуллин latin yazuında])
Александр Гайфуллин
Туган телдә исем рус. Александр Александрович Гайфуллин
Туган 22 март 1984(1984-03-22) (40 яшь)
Жуковски (Мәскәү өлкәсе), Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты[1]
Һөнәре математик, университет профессоры
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университеты һәм РФА Математика институты[d]
Ата-ана
  • Александр Гайфуллин[d] (әти)
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d] (2010)
Гыйльми исем: Русия фәннәр академиясе прафисыры

Александр Гайфуллин (22 март 1984 ел) — Россия математигы, алгебраик һәм комбинаторлы топология, комбинаторлы геометрия буенча белгеч, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2016).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайфуллин Александр Александрович 1984 елның 22 мартында Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә туган. Аның атасы А.М.Гайфуллин (1958 елгы) — Россия галим-физигы, сыекча һәм газ механикасы өлкәсендә белгеч, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2008).

2000 елда А. А. Гайфуллин Көньяк Кореяның Теҗон шәһәрендә халыкара укучы олимпиадасында алтын медаль яулый.

2005 елда Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый.

2008 елда математика бүлегенең аспирантурасын тәмамлый һәм «Комбинаторная реализация циклов» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (гыйльми җитәкчесе — РФАның әгъза-корреспонденты В. М. Бухштабер).

2010 елда «Проблема комбинаторного вычисления рациональных классов Понтрягина»темасына докторлык диссертациясе яклый.

2016 елның гыйнварында РФА профессоры почетлы гыйльми исеме бирелә[2].

2016 елда — РФАның математика фәннәре бүлеге буенча әгъза-корреспондент итеп сайлана.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Александрович Гайфуллин алгебраик һәм комбинаторлы топология, комбинаторлы геометрия өлкәсендә белгеч. 2007 елның 1 июленнән алып Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетының югары геометрия һәм топология кафедрасында эшли (2009 елдан — доцент, 2011 елдан — баш гыйльми хезмәткәр , аннары профессор). Аналитик геометрия, сызыклы алгебра, классик дифференциаль геометрия, дифференциаль геометрия һәм топология буенча семинарлар алып бара. Комбинаторлы һәм алгебраик топология буенча төрле махсус курслар укый, геометрия һәм топология буенча фәнни семинар җитәкчесе булып тора.

Фәнни кызыксынулары өлкәсе: алгебраик һәм комбинаторлы топология, комбинаторлы геометрия.

25 тән артык гыйльми басма авторы.

2012 елда Сабитов теоремасының күп үлчәмле аналогын исбат итә.[3].

2016 елда Берлинга математикларның Аурупа конгрессына докладчы итеп чакырыла.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Федерациясе Президентының яшь галимнәр өчен Премиясе (2016) — робототехника үсеше өчен нигез булдырган, шулай ук зур теоретик әһәмияткә ия булган, бөгәрләнүче күпкырлар теориясенең фундаменталь мәсьәләләрен хәл иткәне өчен.
  • Мәскәү Хөкүмәтенең яшь галимнәргә премиясе (2015) — алгебраик топология һәм комбинаторлы геометрия өлкәсендә зур казанышлары өчен.
  • Студентлар һәм аспирантлар эшләре арасында А. Мёбиус исемендәге конкурсның I премиясе лауреаты (2005) — «Локальные формулы для комбинаторных классов Понтрягина» эше өчен.
  • Фән кандидаты дәрәҗәсенә ия булган яшь галимнәр өчен Дмитрий Зимин фонды конкурсы «Династия» җиңүчесе (2009)
  • Яшь укытучылар һәм гыйльми хезмәткәрләр өчен гыйльми эшләр конкурсы йомгаклары буенча МДУ стипендиясе (2011)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Профиль Александра Александровича Гайфуллина РФА рәсми сайтында
  • Математические прогулки: Александр Гайфуллин (неопр.). ПостНаука (25 ноября 2016). Дата обращения 4 ноября 2017.
  • Страница на сайте Центра перспективаны исследований Соколовского института науки и технологий