Алексей Макаров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Макаров latin yazuında])
Алексей Николай улы Макаров
Туган 30 март 1977(1977-03-30) (47 яшь)
Татарстан АССР, Кайбыч районы, Хуҗа Хәсән авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе

Алексей Николай улы Макаров (30.03.1977; ТАССР, Хуҗа Хәсән) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Николай улы Макаров 1977 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында туган. Татар.[1]

1995 елда туган авылында урта мәктәпне, 2000 елда «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.

2000-2002 еллард Кайбыч районының финанс бүлеге мөдире урынбасары вазыйфаларын башкаручы булып эшли башлый.[2] 2002 елдан Кайбыч районы финанс бүлеге мөдире урынбасары. 2002-2005 елларда- Кайбыч районының финанс бүлеге мөдире. 2006 елның гыйнварыннан һәм бүгенгәчә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.[1]

Бүләк һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2005 ел — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә»медале;
  • 2006 — «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда актив катнашкан өчен» күкрәк билгесе;
  • 2007 — Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнары белән актив хезмәттәшлек итүе өчен Рәхмәт хаты;
  • 2013 ел — Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак — коммуналь хуҗалык министрлыгының «Татлизинг» ТР ДУП Рәхмәт хаты;
  • 2014 ел — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале;
  • 2014 ел — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медаленә грамота;
  • 2015 ел — югары профессиональлек дәрәҗәсе һәм Татарстан Республикасының мобилизацион әзерлеген ныгытуга зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты;
  • 2016 ел — Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы;
  • 2016 ел — «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]